Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

КФУ 2025 елда университетларның Илкүләм рейтингында сигезенче урынны алды

Казан федераль университеты «Интерфакс» төркеме әзерләгән университетларның XVI еллык Илкүләм рейтингында сигезенче урынны яулады.

Беренче-җиденче баскычларда урнашкан М.В.Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетын, «МИФИ» Илкүләм тикшеренү атом-төш университеты, Мәскәү физика-техника институты, «Югары икътисад мәктәбе» фәнни-тикшеренү университеты, Новосибирск илкүләм тикшеренү дәүләт университеты, Томск дәүләт илкүләм тикшеренү университеты һәм Санкт-Петербург дәүләт университеты КФУны узып китте.

Әлеге рейтинг версиясе буенча беренче унлыкка шулай ук Россиянең беренче Президенты Б.Н.Ельцин исемендәге Урал федераль университеты һәм «МИСИС» Илкүләм тикшеренү технология университеты да керде.

Рейтингны төзүчеләр 389 югары уку йортының эшен бәяләгән. Сүз шул исәптән 29 илкүләм тикшеренү, 10 федераль һәм 33 терәк университет, шулай ук «Өстенлек 2030» программасында катнашучы 145 университет һәм дәүләтнеке булмаган 22 югары уку йорты турында бара.

Югары уку йортларының эшчәнлеге алты параметр (бренд, мәгариф, тикшеренүләр, социаль мохит, хезмәттәшлек, инновацияләр һәм эшмәкәрлек) буенча бәяләнгән. Җыелма рейтинг алты параметрдагы рейтингның арифметик нәтиҗәсеннән гыйбарәт.

Тикшеренүчеләр университетлар тәкъдим иткән анкета мәгълүматларын, югары уку йортлары үз сайтларында урнаштырган белешмәләрне, РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы ресурсларының ачык мәгълүматларын, шулай ук «СПАРК-Интерфакс» һәм «СКАН-Интерфакс» системалары мәгълүматларын исәпкә алган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus