Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чернышенко: Хөкүмәт студентларның стипендияләрен арттыру идеясен карарга әзер

Россия хөкүмәте студентларның стипендияләрен яшәү минимумы дәрәҗәсенә кадәр арттыру мөмкинлеген карарга әзер. Бу хакта вице-премьер Дмитрий Чернышенко РИА Новостига биргән интервьюсында белдерде. Әлеге сумма укучыларга түләүләрне алга таба арттырганда ориентир булырга мөмкин, дип билгеләде ул.

«Мин университетта укыган вакытта яшь гаиләмне тәэмин итү өчен параллель рәвештә ике эштә эшләдем. Шуңа күрә студентлар – актив егетләр һәм кызлар, алар ничек акча эшләп булачагын белә. Миңа калса, бу әйберләрне берләштерергә тырышырга кирәк. Ниндидер планкалар турында сөйләсәк, мөгаен, яшәү минимумы дәрәҗәсенә омтылырга кирәктер. Яшәү минимумы – ул уңайлы тормыш алып бару өчен кирәкле дәрәҗә. Ул һәр төбәктә төрле», - дип ассызыклады Чернышенко.

Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта илдә миллионнан артык студент 3-15 мең сум күләмендә стипендия ала. Вице-премьер шулай ук укучыларга өстәмә ярдәм чаралары турында да искәртте.

«Хәзерге вакытта президент (Россия Президенты Владимир Путин – иск.), хөкүмәт рәисе (Михаил Мишустин – иск.) кушуы нигезендә түләнә торган ике тапкырга арттырылган стипендияләр бар. Президент стипендиясе 30 меңгә кадәр, хөкүмәт рәисе стипендиясе 20 меңгә кадәр арттырылган. Стимуллаштыручы башка төрле ярдәм чаралары, шул исәптән талантлы яшьләр өчен грантлар бар», - дип өстәде ул.

2025 елга эшкә яраклы кешеләр (шул исәптән балигъ булган студентлар) өчен яшәү минимумы илдә уртача 19 329 сум тәшкил итә. Әлеге күрсәткеч төрле төбәктә төрлечә булырга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus