Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чебесков: Россия Ислам финансларының дөньякүләм стандартларыннан аерылып тормаска тиеш

Ислам финансларын стандартлаштыру буенча эшче төркем ел азагына кадәр РФ Хөкүмәте каршындагы эксперт советына эшенең нәтиҗәләрен тәкъдим итәргә тиеш. Бу хакта «Татар-информ»га Петербург халыкара икътисади форумында финанс министры урынбасары Иван Чебесков сөйләде.

«Стандартлаштыру кирәк дип уйлыйбыз. Бу Россия Федерациясендә партнерлык финанславын булдыру өчен үсешнең төп этабы. Моның өчен без махсус эшче төркем булдырдык. Ул безнең кайсы юлдан барачагыбызны билгеләргә тиеш», – диде министр урынбасары.

Ислам партнерлыгы белән эксперимент үткәрү өчен булдырылган эксперт советы эшли. Аны Чебесков җитәкли. Стандартлар буенча эшче төркем эксперт советы белән параллель рәвештә эшли.

«Стандартлаштыруны нинди алым кулланып гамәлгә ашырырга икәнен хәл итәргә кирәк. Күп кенә стандартлар инде язылды», - диде министр урынбасары.

Эшче төркем үзенең күзаллавын тәкъдим итәргә тиеш: я халыкара стандартларны рус теленә тәрҗемә итәргә, я бу тәрҗемәләрне Россия икътисадына яраклаштырып үзгәртергә, я, башка илләр тәҗрибәсенә таянып, үзебезнең стандартларны булдырырга кирәк. Әлеге эшнең нәтиҗәләре ел азагына кадәр әзер булырга тиеш, дип билгеләде Чебесков.

«Без халыкара тәҗрибәне кулланырга тиеш. Партнерлык финанславын без үзебезнең гражданнар һәм эчке ихтыяҗ өчен генә түгел, ә партнерларыбыз белән халыкара мөнәсәбәтләр өчен дә үстерәбез. Без бөтен дөньяда кабул ителгән стандартлардан аерылып торырга тиеш түгел», – дип белдерде РФ финанс министры урынбасары.

Ислам финансларын стандартлаштыру мәсьәләләрендә Россия Фарсы култыгы илләренә һәм Көньяк-Көнчыгыш Азиянең кайбер дәүләтләренә ориентлаша, дип өстәде ул.

«Бу мәсьәләләр турында ике яклы сөйләшүләр вакытында фикер алышабыз һәм монда халыкара хезмәттәшлек өчен потенциал күрәбез», - дип йомгаклады Чебесков.

2023 елның сентябреннән Россиянең дүрт төбәгендә –Татарстан, Башкортстан, Дагыстан һәм Чечняда партнерлык финанславы (Ислам банкингы) буенча эксперимент башлап җибәрелде. Ул ике елга исәпләнгән иде. «KazanForum-2025»тә Чебесков бу вакыт системаны сынау өчен җитәрлек түгел, дип хәбәр итте. Нәтиҗәдә Дәүләт Думасына партнерлык финанславы буенча экспериментны өч елга — 2028 елның 1 сентябренә кадәр озайту турында закон проекты кертелде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus