Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мәскәүдә «Татар кызы – 2025» бәйгесенең сайлап алу туры узды

Мәскәү Татар мәдәни үзәгендә «Татар кызы – 2025» халыкара конкурсының сайлап алу туры узды. Бу хакта Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Бәйгедә катнашуга барлыгы 30дан артык гариза кабул ителгән. Сайлап алу турына исә, критерийлардан чыгып, җиде катнашучы чакырылган.

Чара башында Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин конкурсның максатлары, катнашучыларга карата таләпләр турында сөйләде һәм кызларга уңышлар теләде.

Жюри составында Татарстанның Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин, Россиянең атказанган һәм Татарстанның халык артисты Наилә Фатехова, Россиянең атказанган артисты Илдар Шиһапов, Мәскәү Татар мәдәни үзәге директоры Әнвәр Хөсәенов, Татар теле укытучысы Альбина Вәлиева, Зөһрә Абдюханова һәм Тулы вәкаләтле вәкиллек хезмәткәре Луиза Салихова булды.

Сайлап алу туры нәтиҗәләре нигезендә, жюри Казанда узачак ярымфиналда Мәскәү төбәген Айгөл Джолдошева (Мәскәү) һәм Гөлназ Мифтахова (Мәскәү өлкәсе) тәкъдим итәчәк, дип хәл итте. Конкурсның финалы Оренбургта узачак.

Айгөл Джолдошевага 23 яшь. Г.В.Плеханов исемендәге Россия икътисад университетын тәмамлаган. Ул сайлап алу турында татар биюен тәкъдим итте.

Гөлназ Мифтаховага 21 яшь. Россия кооперация университетында «Менеджмент» белгечлегенә укый. Гөлназ рояльдә уйнады һәм татарча җыр башкарды.

Кызлар шулай ук жюри сорауларына җавап бирде, үзләре һәм гаиләләре, мавыгулары һәм планнары, милли ризыклар әзерли белүләре турында сөйләде, диелә хәбәрдә.

Бәйгедә катнашучыларга карата мәҗбүри таләпләр арасында татар телен белү, 18 яшьтән 27 яшькә кадәр булу, Россия территориясендә һәм якын һәм ерак чит илләрдә яшәү шартлары бар иде.

Конкурсны оештыручылар: «Бөтендөнья татар конгрессы» төбәкара иҗтимагый оешмасы һәм «Татар кызы» халыкара конкурсы дирекциясе.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus