Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Идел буе халыкларының солдатка озату йолалары һәм традицияләрен күрсәтәчәкләр

2025 елда «Байтирәк» проекты Россия Федерациясендә игълан ителгән Ватанны саклаучылар елы кысаларында узачак. Барлыгы ике чара үткәрү планлаштырыла – «Идел буе халыкларының солдатка озату йолалары һәм традицияләре» һәм «Төп йортның йолаларда чагылышы», дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Мәгърифәти проектның беренче чарасы 2 июльдә 18.00 Горький исемендәге ял паркында узачак. Җиде милли ишегалдында Татарстан районнарыннан килгән фольклор коллективлар солдатка озату йолаларына багышланган интерактив программалар тәкъдим итәчәк. Чарага килгән кунакларны элеккеге традицияләр, халык музыкасы һәм иҗаты белән танышу көтә.

Бәйрәм кунаклары өчен бай программа әзерләнә: саклагычлар, янчыклар ясау, билбаулар үрү һәм йола кулъяулыклары, сөлгеләр чигү буенча уникаль һөнәрчелек техникасын үзләштерергә мөмкинлек бирүче остаханәләр узачак. Шулай ук биредә XX гасырда Идел буе халыкларының солдатка озату йолаларына багышланган «Ватанга хезмәт итү – намуска тугры калу» фотокүргәзмәсе эшләячәк.

Уен мәйданчыгы тамашачыларны республика буенча фольклор-этнографик экспедицияләрдә җыелган халык уеннарының бай мирасы белән таныштырачак.

Концерт мәйданчыгында Казан консерваториясенең фольклор ансамбле, «Канарейка» казак җыр ансамбле, «Казансу» фольклор ансамбле, Арча районыннының район мәдәният йортының «Хәзинә» фольклор коллективы, «Залесный» мәдәни үзәгенең «Аҡ тирәк» башкорт халык фольклор ансамбле, Балык Бистәсе районының Кызыл Йолдыз мәдәният йортыннан «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле, Теләче районының Субаш мәдәният йортыннан «Нардуган» керәшен халык фольклор ансамбле, Нурлат районының Урта Камышлы мәдәният йортыннан «Росинка» чуаш халык ансамбле, Балтач районының Урта Көшкәт авыл клубыннан «Шулдыр жыт» халык фольклор ансамбле, Әгерҗе районының Кадрәк мәдәният йортыннан «Кадрек сем» халык фольклор ансамбле, Лениногорск районыннан Мордва Кармалкасы авылы мәдәният йортының «Пизелне» мордва халык фольклор ансамбле чыгыш ясыячак.

Чара «Солдатны озату» музыкаль-театральләштерелгән куелыш белән тәмамланачак. Очрашуның кульминациясе армиягә озату белән бәйле йола традицияләрен тирәнрәк аңларга мөмкинлек бирәчәк. Спектакльдә йола җырлары күмәк башкарылачак, төп геройлар - туган-тумача, солдатның армиядән кайтуын көтеп торучы кыз һәм солдат үзе. Болар Татарстан халыкларының традицион мәдәниятендә ир-ат тормышының төп этапларының берсен һәм аның өч тармагын символлаштыра.

Бәйрәм кунакларын кыр кухнясында әзерләнгән итле карабодай боткасы һәм татлы чәй белән сыйлаячаклар, дип хәбәр итә оештыручылар.

  • «Байтирәк» проекты 2022 елдан Казан мэриясе һәм Татарстан халыклары Ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясе ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
  • Проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын –берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый: ул татар, рус, башкорт, мари, удмурт, мордва, чуашларның дини ышануларының һәм менталитетының аерылгысыз өлеше булып тора.

Проектының икенче чарасы - «Төп йортның йолаларда чагылышы» - Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында 6 августта узачак. Башлана 18.00 сәгатьтә. Керү ирекле.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus