Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда 1 июльдән чүп чыгарган өчен тарифлар артачак

Татарстанда бу елның 1 июленнән каты коммуналь калдыкларны чыгарган өчен тарифлар артачак. Республиканың көнбатышында гамәлдә булган «ПЖКХ» идарәче компания очрагында бердәм тариф куб.метр чүп өчен 598,49 сумга, ә төбәкнең көнчыгышында эшләүче «Гринта» ҖЧҖ очрагында куб. метр өчен 614,95 сумга җитәчәк.

Шул ук вакытта Көнбатыш зонада төбәк операторы хезмәте өчен түләү күп фатирлы йортта яшәгәндә кеше саен 117,70 сум һәм шәхси йортта яшәүчегә 127,68 сум тәшкил итәчәк. Көнчыгыш зонада ул күп фатирлы йортта кешедән 120,94 сум һәм шәхси йортта яшәүчедән 131,19 сум алыначак.

«Җитештерү һәм куллану калдыклары турында» 1998 елның 24 июнендә гамәлгә куелган Федераль закон белән «Физик затлар тарафыннан торак урыннарда куллану процессында барлыкка килә торган калдыклар, шулай ук шәхси һәм көнкүреш ихтыяҗларын канәгатьләндерү максатларында физик затлар тарафыннан торак урыннарда алардан файдалану процессында үз куллану үзлекләрен югалткан товарлар» каты көнкүреш калдыклар дип танылды.

Каты көнкүреш калдыкларына шулай ук юридик затлар һәм шәхси эшмәкәрләр эшчәнлеге барышында барлыкка килә торган чүп-чар да керә.

ТР Тарифлар буенча дәүләт комитеты каты көнкүреш калдыклар (ККК) белән эш итү өлкәсендә түбәндәге тарифларны раслый:

- ККК белән эш итү буенча төбәк операторы хезмәтенә бердәм тариф,

- ККК эшкәртүгә тариф,

- КККын зарарсызландыруга тариф,

- ККК күмүгә тариф,

- Энергетик утильләштерүгә тариф.

2019 елда Татарстанда һәм башка күпчелек төбәкләрдә чүп реформасы башланды. Идарәнең яңа моделенә федерациянең 82 субъекты күчте. ККК белән эш итү буенча 176 төбәк операторы сайланды.

Каты көнкүреш калдыклары белән эш итү өлкәсендәге реформа кысаларында Татарстанда ККК белән эш итү буенча ике төбәк операторы билгеләнде: Көнчыгыш зонада «Гринта» ҖЧҖ һәм Көнбатыш зонада «ПЖКХ» идарәче компания» ҖЧҖ.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus