Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

26 июньдә Казанда XXXI «Алтын битлек» премиясен тапшыру тантанасы була

26 июньдә Татарстан башкаласында ХХХІ «Алтын битлек» Россия милли театр премиясен тапшыру тантанасы узачак. Анда 2023-2024 елгы сезонның иң яхшы спектакльләре, шулай ук шәхси номинацияләрдәге лауреатлар билгеләнәчәк. Илнең төп театр премиясе Россия башкаласыннан читтә, Казанда Галиәсгар Камал исемендәге театрның яңа бинасында тапшырылачак. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Алтын битлек» премиясе һәм фестивале Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы, Президентның мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә уздырыла. Генераль иганәчесе - Саклык банкы.

Премия һәм фестиваль президенты Владимир Машков хәбәр иткәнчә, чараны әзерләүгә 30дан артык кеше җәлеп ителгән, ә тантана өчен махсус 100гә якын костюм тегелгән. Аның сүзләренчә, чара алдыннан театр бәйрәме – «Алтын битлек» көне була. Ул 25 июньдә башланып, 26 июньгә кадәр дәвам итә һәм 30га якын мәдәни вакыйганы үз эченә ала. Алар арасында мастер-класслар, лекцияләр, иҗади очрашулар, концерт һәм театрлар йөреше бар. Барлык чаралар да киң җәмәгатьчелек өчен ачык булачак. Бәйрәмне оештыру һәм үткәрүдә 130дан артык артист катнаша.

«Алтын битлек» көненең белем бирү программасы дүрт мәйданчыкта (Татарстан Республикасы Милли китапханәсе, Казан дәүләт мәдәният институты, Н.Г.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе һәм Камал театрының яңа бинасы) узачак.

Белешмә:

«Алтын битлек» Россия милли театр премиясе РФ Театр эшлеклеләре берлеге тарафыннан 1993 елда Россия театрларының театр сәнгатенең барлык төрләрендә иҗат ителгән иң яхшы спектакльләре өчен профессиональ бүләк буларак гамәлгә куелган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus