Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан этномузыка белгечләре Көньяк Урал авыллары буйлап фольклор экспедиция үткәрә

Бу көннәрдә Казан дәүләт консерваториясенең татар музыка сәнгате факультеты студентлары И.Фәттахетдинова һәм Р.Гатауллина этномузыкология кафедрасы доценты, Татарстанның атказанган артисты А.К.Шәрәфетдинов җитәкчелегендә Чиләбе өлкәсенең Кунашак районы татар авыллары буйлап фольклор экспедиция үткәрә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Экспедициянең максаты – төбәк татарларының фольклор традицияләре турында материаллар туплау һәм өйрәнү. План нигезендә, тикшеренүчеләр отряды Кунашак, Бәгәрәктамак, Мөслим, Татар Караболагы авылларында булачак.

Экспедиция Казаннан Екатеринбург аша Түбән тимер юл станциясенә килеп җиткән. Биредә ерак түгел генә тарихи зур татар авылы – Бәгәрәктамак урнашкан. Авылга XVII гасыр азагында нигез салынган. Ул кечкенә авыллардан – Усман, Түбән (Түбән Синара) һәм Яңа авылларыннан оешкан.

Экспедиция әгъзаларын Бәгәрәктамак авыл җирлегенең элеккеге башлыгы, хәзерге вакытта авылның туган якны өйрәнү музее җитәкчесе, «Бәгәрәктамак татарлары» иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Эльза Газизова (Борһанова) кабул иткән. Ул тикшеренүчеләр төркеменә Татар Караболагы һәм Кунашак авылларына сәфәр оештырырга булышкан. Район үзәгендә, Кунашак авылында, экспедиция әгъзалары район китапханәсендә һәм туган якны өйрәнү музеенда булган. Татар Караболагы авылында исә тикшеренүчеләр озак яшәүче өлкән кешеләр белән очрашкан һәм борынгы җырлар яздырып алган.

Бәгәрәктамак авылында өлкән яшьтәге кешеләр экспедиция әгъзаларын өендә кунак иткән, борынгы халык җырларын һәм биюләрен башкарган. Авыл клубында «Гөлләр» төркеме артистлары авылларның тарихына багышланган җырлар, борынгы фольклор номерлар тәкъдим иткән.

Кунаклар авылның күренекле урыннарын, мәчетен, мәктәбен, 2024 елда Советлар Союзы Героена куелган һәйкәлне, мәктәпнең беренче директоры Ж.С.Камаловка куелган мемориаль барельефны һәм авыл җирлегенең төрле урыннарында урнашкан борынгы йортларны караган.

Экспедициядә катнашучылар Свердловск өлкәсенең Каменск-Уральский шәһәрендәге (Бәгәрәктамак авылыннан 25 километр ераклыкта урнашкан) үзешчән фольклор төркемнәре белән очрашырга планлаштыра. Биредә Бәгәрәктамак авыл җирлегенең Түбән, Яңа һәм Усман авылларында туган кешеләр күп яши.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus