Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чистай музей-тыюлыгы Бөек Ватан сугышы турында истәлекләргә багышланган китап чыгарды

Чистай дәүләт музей-тыюлыгы «Мы радовались каждому дню». Устные воспоминания чистопольцев, очевидцев событий времен Великой Отечественной войны 1941–1945 гг.» дип исемләнгән яңа басмасын презентацияләде. Китапның автор-төзүчесе – Ирина Мясникова. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иллюстрацияле басма «Мир без границ» нәшрият йортында (Казан) чыккан.

Китапта төрле кешеләрнең истәлекләре китерелгән. Алар һәрберсе үз сугышын кичергән. Әмма истәлекләрдә уртак нәрсәләр күп: җиңү шатлыгы, югалту ачысы, көнкүрешнең авырлыгы, Чистайның сугыш чорындагы тормышыннан күренешләр.

Хезмәт җыю, видео- һәм аудиоматериаллар ясау, телдән тапшырылган тарихи мәгълүматны анализлау һәм документлаштыруны үз эченә алган. Басманың рецензенты, музей-тыюлык директоры Светлана Скучаева чыгышында билгеләп үткәнчә, бу бик кыйммәтле һәм үзенчәлекле тарихи чыганак. «Безнең җыентык сугышны өйрәнү чикләрен киңәйтә, акцентларны күренешнең фактик ягыннан шәхси кичерү яссылыгына күчерә», – диде Скучаева.

Китапта гаилә архивларыннан, Татарстан Республикасы Чистай дәүләт тарихи-архитектура һәм әдәби музей-тыюлыгы, Татарстан Республикасы Чистай муниципаль архивы, РФ Саклану министрлыгының үзәк архивы, Татарстан Республикасы хәрби комиссариаты фондларыннан материаллар файдаланылган.

Басманың фәнни аппаратына түбәндәге кушымталар кертелгән: Чистай муниципаль архивыннан документлар, респондентларның иҗаты, сугыш вакытында төрле предприятие һәм учреждениеләр урнашкан йортларның заманча фотолары. Гаилә һәм музей тупланмаларыннан китерелгән уникаль фотографияләр турында аерым әйтеп үтәргә кирәк. Алар геройларның киемнәрендә, кыяфәтендә, карашында чорның рухын чагылдыра. Җыентык хикәяләүчеләр турында биографик мәгълүматлар белән тулыландырылган.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus