Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Аксубай районында Көнбатыш төркеме гаскәрләренә һәйкәл ачылды

Аксубай районы Савгач авылында Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме ветераннарына багышланган мемориалны ачу тантанасы булды. Бу хакта «Авыл таңнары» яза.

Яңа һәйкәл үз хәрби бурычын өйләреннән еракта башкарган Совет дәүләтенең Көнбатыш чикләрен саклаучыларга хөрмәт күрсәтү булды. Аны урнаштыру инициативасын Урмандеево авыл җирлеге ветераннары белдергән. Ачылу тантанасы авыл халкы, Савгач мәктәбе укучылары, запастагы хәрбиләр һәм киң җәмәгатьчелек катнашында узды.

Тантананы район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Станислав Зайцев ачты. «Сез дәүләтебезнең көнбатыш чикләрен саклап, илнең иминлеген тәэмин итеп, туган җирегездән еракта хезмәт иттегез. Бүгенге көндә дә иҗтимагый тормышта, яшь буынны патриотик тәрбияләүдә актив катнашып, җәмгыятькә зур файда китерегез», – диде ул.

Урмандеево авыл җирлеге башлыгы Валерий Николаев чарада катнашучыларны котлады һәм Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме ветераннарының авыл тормышындагы ролен ассызыклады.

– Алар зур иҗтимагый эш башкаралар, бурычларны хәл итүдә бердәм эшлиләр, – диде муниципаль берәмлек җитәкчесе. – Алар тырышлыгы белән авылда ветераннар штабы эшли. Штаб барлык төр гаскәрләр ветераннарын берләштерә һәм тәрбия эше үзәге булып тора.

Урмандеево авыл җирлеге Германиядәге Совет гаскәрләре төркеме ветераннары берләшмәсе җитәкчесе Владимир Егоров бу иҗтимагый оешманың ничек эшләве турында сөйләде.

«Безнең төбәктән 70тән артык кеше үз Ватаныннан читтә, Германиядә хәрби бурычларын намус белән үтәде. Һәм безнең һәрберебез турында мәгълүмат бар. Җыелучыларны истәлек тактасы ачылу белән Үзәк хәрби округ инспекторы генерал-майор Анатолий Молоствов котлады», - дип билгеләп үтте.

Тантаналы митингта катнашучылар исемнәре истәлек такталарында мәңгеләштерелгән геройларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар һәм обелискка венок, чәчәкләр салдылар.

Тантаналы чара тәмамлангач, чын армиядәгечә кыр кухнясы эшләде, барлык кунакларны кайнар тәмле аш белән сыйладылар.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus