Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Хаҗ кылучылар Россиягә кайтып җитте

2025 елда Россия хаҗиларына – «Хаҗ Кәрим» хәйрия программасында катнашучыларга хезмәт күрсәткән соңгы рейс кичә Россия башкаласына төшеп утырды. 5 мең ватандашыбыз ислам баганаларының берсе булган хаҗ йолаларын үтәгәннән соң туган җирләренә исән-сау әйләнеп кайтты. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сенатор Сөләйман Керимов инициативасы һәм РФ мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан баш мөфти шәех Равил Гайнетдин фатихасы белән гамәлгә ашырыла торган «Хаҗ Кәрим» программасы буенча 5 мең мөселман кешесе хаҗ кылырга китте.

Хаҗ кылучылар төркемнәрен 50 табиб озатып йөрде, алар, хаҗ кылудан тыш, мөселманнарга беренче һәм психологик ярдәм дә күрсәтте. Өстәвенә, Россия табибларының һөнәри осталыгы турында белеп, аларга башка илләрнең хаҗилары да мөрәҗәгать итте.

Ходайның рәхмәте белән, җитди проблемалар булмады. Нигездә, кешеләр табибларга сөялләре борчу, кояш сугу һәм салкын тидерү сәбәпле мөрәҗәгать иткән. Әгәр беренчел медицина ярдәме этабында табиб диагностика һәм тагын да киңәйтелгән ярдәм таләп ителүен аңласа, хаҗиларны клиникага озатканнар, анда тестлар үткәргәннәр, тамызгычлар куйганнар. Барлыгы 20гә якын шундый очрак булган. Моннан тыш, хаҗиларның саксызлыгы аркасында кул-аяк сынуга бәйле 2 очрак теркәлгән. Гомумән алганда, җитди хәлләр яки ниндидер этеш-төртешләр булмады, хаҗ югары дәрәҗәдә оештырылды.

РФ мөселманнары Диния нәзарәтенең Мәккә һәм Мәдинәдәге мәдәният департаменты линиясе буенча хаҗ кылганчы һәм аннан соң хаҗилар өчен истәлекле тарихи урыннар буйлап экскурсияләр үткәрелде.

Хаҗның барлык йолалары тәмамлангач, хаҗилар туган илләренә кайта башлады. Барлыгы ике типтагы рейс каралган иде. Якын Көнчыгышта вазгыять кискенләшү һәм һава киңлегенең ябылуы аркасында, 200 хаҗи транзит нокталарында тоткарланды: 50 кеше Амманда (Иордания) 3 көн һәм тагын 150 кеше Шарджада (Берләшкән Гарәп Әмирлекләре) 4 көн буе үз рейсларына көтеп утырырга мәҗбүр булды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus