Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казанда һәм Татарстанның 16 районында яңа глэмпинглар сафка бастырылачак

Татарстанның 29 проекты 2025-2027 елларда капиталь булмаган модульле урнашу чараларын корып куюга РФ Икътисади үсеш министрлыгының сайлап алу бәйгесендә җиңде. Субсидияләрнең гомуми күләме 739,5 миллион сум тәшкил итә, шул исәптән: 536,4 миллион сум – федераль бюджет чаралары, ә 203,1 миллион сум – республика бюджетыннан.

«Туризм һәм кунакчыллык» илкүләм проекты кысаларында яңа объектлар Казанда һәм республиканың Баулы, Биектау, Бөгелмә, Кайбыч, Кама Тамагы, Лаеш, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Питрәч, Саба, Тукай, Түбән Кама, Югары Ослан, Яшел Үзән кебек 16 районында сафка бастырылачак.

РФ Икътисади үсеш министрлыгы хуплаган инвестицион проектларның исемлеге ТР Туризм буенча дәүләт комитеты сайтында (tourism.tatarstan.ru) урын алган. Комитет тарафыннан әлеге проектлар субсидияләр тәкъдим ителүне көйли торган гомуми таләпләргә тәңгәл килүенә карап сайлана. Моның өчен капиталь булмаган модульле урнашу чараларын корып куюга субсидияләр бирүнең төбәк тәртибе кабул ителә.

Мәгълүм булганча, 2022-2024 елларда шундый ук ярдәм чаралары кысаларында Казан һәм Татарстанның 14 районында 34 инвестицион проект гамәлгә ашырылган. Алар барлыгы 441,6 миллион сум алган. Ул объектлар кунакларны кабул итә инде.

Әйтергә кирәк, быел РФ Дәүләт Думасында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановның туризм үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үттеләр. РФ парламентының Туризм һәм туристлык инфраструктурасын үстерү комитеты әгъзасы Андрей Марков Татарстанга бару – үзенең зур хыялы булуы турында әйткән иде.

«Капиталь булмаган урнашу чарасы» – заводта җитештерелгән, тиз генә сафка бастырыла торган корылма. Ул туристлар ел әйләнәсе уңайлы һәм куркынычсыз шартларда вакытлыча яшәп тора ала торган контейнер тибында яки глэмпинг булырга мөмкин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus