Пермьдә Габдулла Тукайга багышланган бюст ачылды
Пермь төбәгендә Габдулла Тукай иҗаты буенча эшләнгән арт обьектлар куелды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Зур тантада катнашкан барлык халык Бөтендөнья татар конгрессының эшен югары бәяләде. Тантанада катнашучы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Милли мәгариф, мәдәният һәм спорт комитеты җитәкчесе Разил Зиннәтуллин да катнашты.
«Пермь төбәге татарлары Милли мәдәни мохтарияте» исеменнән Бөтендөнья татар конгрессына Пермь төбәге Кунгур муниципаль округының Тор-Түз урта гомуми белем бирү мәктәп ишек алдында «Тукай аланы» милли мәдәни парк ачылышына күрсәткән ярдәмегез өчен олы рәхмәтләребезне юллыйбыз, диелә хәбәрдә.