Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Космонавт Шкаплеров Татарстанның матурлыгына һәм республикада яшәүче кешеләргә сокланган

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов Россия Герое, космонавт-сынаучы, РФ Хәрби-һава көчләре полковнигы һәм Мәскәү шәһәр Думасы депутаты Антон Шкаплеров белән очрашты. Очрашу республика парламенты йортында узды һәм парламентара хезмәттәшлек турында фикер алышуга һәм закон чыгару өлкәсендәге тәҗрибә белән уртаклашуга багышланды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Антон Шкаплеров Татарстанга хатыны белән бергә эш сәфәре белән килде. Аны Дәүләт Советы депутаты Нияз Комаров озата йөрде. Шкаплеров утырышлар залын, делегацияләрне кабул итү һәм матбугат конференцияләре уздыру залларын, парламент үзәген, китапханә һәм музейны карады. Музейда космонавт Мактаулы кунаклар китабында язу калдырды.

Юрий Камалтынов кунакларга Дәүләт Советының закон чыгару юнәлешендәге эше, профильле комитетлар, комиссияләр, партия фракцияләре һәм депутатлар төркемнәренең эшчәнлеге, шулай ук парламентарийларның округлардагы эше турында җентекләп сөйләде.

Татарстан парламенты бик уңай тәэсир калдырды, дип билгеләп үтте Антон Шкаплеров журналистлар белән аралашканда. Аның сүзләренчә, ул нәтиҗәле эш системасы булдырылган ачык һәм кунакчыл структура белән танышкан. Космонавт тиздән Татарстанга рәсми делегация составында янәдән киләчәгенә ышаныч белдерде. Ул шулай ук Мәскәү шәһәр Думасы белән республика Дәүләт Советы арасындагы җылы мөнәсәбәтләрне ассызыклады.

Узган ялларда төбәккә сәфәре барышында Шкаплеров Зәй районындагы Сабантуйда кунакта булды. Аның әлеге бәйрәмгә беренче тапкыр гына килүе түгел. Республика мәдәни байлыгы белән гаҗәпләндерүен дәвам итә, дип билгеләп үтте космонавт.

«Миңа калса, Татарстан – мин космостан күргән иң матур урыннарның берсе, – дип билгеләде Антон Шкаплеров. - Монда табигать кенә гүзәл түгел, иң мөһиме – республикада искиткеч кешеләр яши. Аларның кунакчыллыгы һәм дусларча җылы мөнәсәбәте Татарстанны тагын да матур итә».

«Фәнни код: җәйге лекцияләр» проекты кысаларында 11 июньдә Бәшир Рамеев исемендәге ИТ-паркта Антон Шкаплеров «Космостагы тарихлар» лекциясе белән чыгыш ясаячак. Ул лекция барышында орбитага очу, Халыкара космик станциядәге тормыш турында сөйләячәк һәм кунакларның сорауларына җавап бирәчәк.

  • Антон Шкаплеров – Россия космонавт-сынаучысы, Россия Герое, техник фәннәр кандидаты, Ю.А.Гагарин исемендәге космонавтларны әзерләү үзәге фәнни-тикшеренү институтында космонавтлар әзерләү идарәсе башлыгы урынбасары. Ул шулай ук Беренче каналдагы «Космические истории» телепрограммасын алып бара һәм «Вызов» фильмын төшерүдә катнаша.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus