Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Яңа исем» лабораториясендә катнашырга теләүчеләрдән гаризалар 15нче июньгә кадәр көтелә

Яшь язучылар өчен «Яңа исем» иҗади лабораториясенә гаризалар 15нче июньгә кадәр кабул ителә. Проект җитәкчесе, «Казан утлары» журналының баш мөхәррире Рөстәм Галиуллин 60лап катнашучы булыр дип фаразлады. Бу хакта ул «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләде.

Рөстәм Галиуллин быел өченче сезон булуын искәртте. Аның беренчесен «Идел» яшьләр журналы башлап җибәргән иде. Икенче сезон «Казан утлары»на тапшырылды. Быелгы өченче сезон 1нче июндә старт алды. «40 яшькә кадәр теләге булган һәркем гариза тапшыра ала. 15нче июньгә кадәр бу эш дәвам итә. Аннары дүрт остазга беркетеп, эшне башлап җибәрәбез. Остазлар – Ләбиб Лерон, Галимҗан Гыйльманов, Ландыш Әбударова, Гөлүсә Батталова», – диде проект җитәкчесе.

Беренче эш юнәлеше шәкертләрнең остазлар белән даими бергә булуын күзаллый. «Ел дәвамында яшьләр, остазлары белән берлектә, шигырьләр, хикәяләр, повестьлар иҗат итә, ул «Казан утлары»нда басылып чыгарга тиеш. Икенче эш юнәлеше яшьләрнең карашларын киңәйтү максатын күздә тота. Яшьләр төрле очрашуларга йөри, өлкән язучылар белән берлектә, аларның туган нигезләренә кайтып, мәрхүм әдипләрнең каберен зыярат кыла.

«Узган елда Равил Фәйзуллин белән бергә авылына кайттык, музеенда булдык. Балык Бистәсендә төрле шәхесләрнең каберләрен күрдек, Мөхәммәт Мәһдиев каберендә булдык, Күлле Кимегә Сибгат Хәким авылына кайттык. Бу яшьләрнең карашларын киңәйтү, өлкән буын белән үзара күперне булдыру өчен эшләнә. Буыннар чылбыры өзелмәсен иде. Традицияләргә тугрылыклы яшьләрне тәрбиялисебез килә», – дип ачыклык кертте Рөстәм Галиуллин.

Ул, шулай ук, проект кысаларында, шәхес тәрбияләү максатын да әйтте. «Россия ислам университеты, Муса Җәлил фатиры, төрле уку йортларында эстетика, үз-үзеңне тоту буенча төрле профессионаллар аларга дәресләр бирә», – диде.

Проектның йомгаклау өлеше Камал театрында узачак, анда бүләкләү көтелә, диде Рөстәм Галиуллин.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus