«Татар-информ»да «Каракүз – 2025» этно-модерн фестивале турында сөйләшәчәкләр
10 июньдә, 11:00 сәгатьтә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында «Каракүз – 2025» этно-модерн фестиваленә багышланган матбугат конференциясе була.
Чарада Татарстан Республика мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин, «Татнефть» җәмгыяте генераль директорының социаль үсеш буенча урынбасары Ренат Мамин, Татарстанның атказанган артисткасы, Бөтенроссия һәм халыкара бәйгеләр лауреаты Сәидә Мөхәммәтҗанова, «Татнефть» Хәйрия фондының мәдәният һәм мирасны саклау өлкәсендәге проектлар җитәкчесе Павел Корчагин катнаша.
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар сайтында матбугат конференциясенең онлайн-трансляциясе күрсәтеләчәк.