Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Әлмәттә Сабан туе бәйрәмендә контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты ачылды

Бүген Әлмәтнең Сабан туе мәйданында контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты эшли. Теләге булган һәркем РФ Кораллы Көчләре сафларында хезмәт итү турында белә алачак.

«Мобиль пунктта шул исәптән РФ Саклану министрлыгының Африка корпусында хәрби хезмәт итәргә теләүчеләрне җыялар. Теләгән кешеләр килеп, хәрби хезмәтнең нәрсә икәнен белә ала. Безнең инструкторлар теләгән һәркемгә Калашников автоматын сүтеп-җыюда ярдәм итәчәк. Нормативны тапшырырга була», - дип сөйләде Казандагы контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пункты офицеры Егор Горячев.

Шулай ук сайлап алу пункты территориясендә «Рубеж-1» электрон тиры урнашкан. Һәркем төз ату буенча күнекмәләрен тикшерә ала.

Хәзерге вакытта мобиль пункт палаткасына 200дән артык кеше килгән, 14 кеше контрактка кул куярга теләк белдергән, ә биш кеше беренчел сайлап алу чараларын узган.

Элегрәк «Татар-информ» агентлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстанда Россия Оборона министрлыгының Африка корпусына контракт буенча хәрби хезмәткә махсус операциядә һәм чит илләрдә хәрби тәҗрибәсе булган запастагы хәрбиләрне җыялар. Даими дислокация пунктында хезмәт хакы - 45 мең, ә командировкада 230 мең сум тәшкил итә.

Төрле белгечләр: мотоукчылар, артиллеристлар, танкистлар, бронетранспортер һәм хәрби пехота машинасы механик-йөртүчеләре һәм операторлары, пилотсыз очу аппараты белгечләре, В, С, Д, Е категорияле машина йөртүчеләр җыялар. Моннан тыш, элемтә, һава һөҗүменнән саклану гаскәрләре белгечләре, радиолокация станциясе операторлары, радиоэлектрон көрәш белгечләре, огнеметчиклар, инженер-сапер гаскәрләре, тыл хезмәтләре белгечләре, техник-белгечләр, медицина хезмәткәрләре, шулай ук француз, испан һәм гарәп телләреннән тәрҗемәчеләр кирәк.

2023 елда Россия Кораллы көчләрендә яңа бүлекчә – «Африка корпусы» формалаштырылды. Бу - РФ Оборона министрлыгының уникаль проекты, ул Россия Федерациясе мәнфәгатьләре яклана торган дөньяның теләсә кайсы ноктасында кризислы хәлләргә оператив рәвештә җавап бирү максатыннан төзелгән.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus