Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Россия Хатын-кызлар берлегенең Мәдәният илчеләре Менделеевскидагы Сабан туенда булды

Менделеевск районы традицияләр һәм иҗтимагый инициативалар очрашкан урынга әверелде: биредә июнь башында узган Сабан туе кысаларында, кунакларны Россия Хатын-кызлар берлегенең Мәдәният илчеләре - илнең төрле төбәкләреннән Татарстанга традицион мәдәни кыйммәтләрне һәм милли үзенчәлекне саклауга багышланган стратегик сессиядә катнашу өчен килгән вәкилләр кабул итте.

Мактаулы кунаклар арасында Россия Хатын-кызлар берлеге рәисе киңәшчесе, социомәдәни проектлар координаторы Галина Федосеева, Мәдәният илчеләре клубы Советы Рәисе, Санкт-Петербург бүлеге мәдәният илчесе Ирина Архипова, «Татарстан хатын-кызлары» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Зилә Вәлиева, Россия Хатын-кызлар берлегенең Татарстандагы мәдәният илчесе Гөлзада Руденко, шулай ук Идел буе федераль округы төбәкләреннән делегатлар бар иде.

Республиканың мәдәни күптөрлелеге белән танышу өчен кунаклар нәкъ менә Менделеевск Сабан туен сайлаган. Район башлыгы Роберт Искәндәров билгеләп үткәнчә, Менделеевск районының бай тарихы һәм мәдәнияте бар.

«Биредә күптөрле милләт вәкилләре дус-тату яши. Илебезнең төрле төбәкләреннән килгән кунакларның Татарстан мәдәнияте белән нәкъ менә шушы бәйрәмдә таныша алуы - безнең өчен зур мәртәбә», - диде ул.

Милли-мәдәни автономияләрнең вәкилләре татар, мари, удмурт, мордва, керәшен һәм районда яшәүче башка халыкларның көнкүрешен, һөнәрләрен һәм аш-су мирасын чагылдырган утарлар әзерләгән иде.

Мәдәният илчеләре милли ашлардан авыз итте, этнографик көнкүреш әйберләре белән танышты, интерактив мастер-классларда катнашты, шулай ук Сабан туеның аерылгысыз өлешенә әверелгән ат чабышларын һәм милли уеннарны карады.

Элегрәк Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны Сабан туе белән котлаган иде.

Татарстанның Менделеевск районы матбугат хезмәте фотолары

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus