Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Олег Коробченко җиңел сәнәгать хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрик итте

Татарстан Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко текстиль һәм җиңел сәнәгать хезмәткәрләрен һәм ветераннарын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. Ул тармак белгечләренә республика үсешенә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде һәм бу өлкәнең сизелерлек үсүен билгеләп үтте.

Бүген республикада өс һәм аяк киемнәре, синтетик тукымалар җитештерүче 200гә якын предприятие һәм шәхси эшмәкәрләр эшли. 2024 ел нәтиҗәләре буенча тармак ышанычлы үсеш (16 процент) күрсәтте, ә эшләп чыгарылган продукция күләме 14 миллиард сум тәшкил итте. Җиңел сәнәгатьтә 18 меңгә якын кеше хезмәт куя.

«Хөрмәтле коллегалар! Чит ил брендларының бер өлеше китү белән сезнең алда зур мөмкинлекләр ачылды. Әлбәттә, сезгә зур көндәшлек шартларында эшләргә туры килә. Шуңа да карамастан, Татарстан җитештерүчеләре модернизация үткәрә, яңа производстволар ача һәм ел саен продукциянең яңа модельләрен эшләп чыгара, – дип белдерде Коробченко. – Сез - дөньяны яктырак һәм уңайлырак итүче чын иҗатчылар. Эшегез һәрвакыт шатлык китерсен, ә ирешкән уңышларыгыз республика һәм Россия файдасына яңа казанышларга рухландырсын!».

Министр сүзләренчә, республикада яшьләрне тармакка җәлеп итү буенча максатчан эш алып барыла – һөнәри осталык бәйгеләре үткәрелә, эшче һөнәрләрен популярлаштыру юнәлешендәге проектлар гамәлгә ашырыла. Ул Татарстан җиңел сәнәгатенең потенциалы зур булуына ышаныч белдерде.

«Хезмәтегез һәм Татарстан индустриясе үсешенә керткән өлешегез өчен рәхмәт! «Татарстанда эшләнгән» бренды алга таба да көчле һәм горур яңгырасын! Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, иминлек телим! Бәйрәм белән!» - дип сүзен төгәлләде Олег Коробченко.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus