Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов: Сабан туе күпмилләтле Татарстан халкының дус яшәвенә ачык мисал булып тора

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын татар халык бәйрәме Сабан туе белән котлады.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле дуслар! Сезне татар халык бәйрәме Сабан туе уңаеннан ихластан тәбрик итәм.

Мул уңыш җыеп алу бары тырыш хезмәт аша гына мөмкин. Борынгыдан мәгълүм бу хакыйкать хәзер дә әһәмиятен югалтмый. Сабан туен бәйрәм иткәндә, без, иң беренче чиратта, республиканы һәм тулаем илне азык-төлек белән тәэмин итүгә зур көч салган игенчеләргә, авыл хезмәтчәннәренә олы ихтирам белдерәбез.

Гасырлар дәвамында Сабан туе яшен-картын, төрле милләт һәм дин вәкилләрен үзенә җыя. Сабан туе күпмилләтле Татарстан халкының тату һәм бер-берсен мәдәни яктан баетып яшәвенә ачык мисал булып тора. Татар халкының милли бәйрәме Ватаныбызның бай мәдәни мирасы җәүһәрләреннән берсенә әверелде. Ул хәзер Татарстанда гына түгел, Россиянең күп төбәкләрендә, кайбер чит илләрдә дә зур уңыш белән уза.

Сабан туенда очрашуны туган-тумача, авылдашлар, дуслар зарыгып көтеп ала. Җанга якын туган телдә аралашу, йолаларны, традицияләрне яңарту һәркемнең җанына хозурлык бирә. Ул көрәш дәрте, халык уеннары, бәйгеләр, җыр-биюләр белән йөрәкләрне җилкендерә.

Киләчәктә Ватанның һәм үз гаиләләренең иминлеге сагына басачак егетләрнең кыюлыгы, җитезлеге, булганлыгы нәкъ менә шунда сынала.

Сабан туе һәрберебезгә матур тәэсирләр бүләк итсен, нәтиҗәле хезмәткә, бердәмлеккә рухландырсын, көч-егәр өстәсен! Сезгә һәммәгезгә нык сәламәтлек, бәхет, тынычлык, игелек һәм муллык телим», – диелә Татарстан Рәисе котлавында.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus