Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мөхәммәтшин балаларның җәйге ялы буенча федераль программа булдырырга тәкъдим итте

Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген Пензада узган Идел буе федераль округының Закон чыгаручылар советы утырышында катнашты. Парламентарийлар массакүләм спортны үстерү юнәлешләре турында фикер алыштылар. Моннан тыш, утырышның көн тәртибендә спорт инфраструктурасының һәркем файдалана алырлык булуы һәм балаларның җәйге ялын оештыруны һәм сәламәтлеген ныгытуны законнар белән тәэмин итүне камилләштерү мәсьәләләре үзәк урынны алып торды. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Җәйге сәламәтләндерү кампаниясе башланды, – дип билгеләп үтте Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров, утырышны ачып, – быел округ буенча 10 меңнән артык балалар ялы оешмасы эшли, 1,3 миллионнан артык баланы ял иттерү планлаштырыла».

Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле әйтүенчә, балалар куркынычсызлыгын, барыннан да бигрәк террорчылыктан һәм янгыннан саклануны оештыруга аерым игътибар бирелә. Әлбәттә, санитар-эпидемиологик таләпләрне үтәү һәм туклануны контрольдә тоту да тәэмин ителергә тиеш.

Игорь Комаров регионнарда балаларның җәйге сәламәтләндерү кампаниясенә әзерлек проблемалары арасында матди-техник базаның нык тузуын билгеләп үтте.

Татарстан бүген балаларның һәм яшьләрнең җәйге ялын оештыру мәсьәләләре буенча алдынгы төбәкләр рәтендә аталды. Алты ел дәвамында республикада «Җәй – балаларга» дип аталган балаларның һәм яшьләрнең ял итү һәм сәламәтләндерү учреждениеләрен капиталь ремонтлау, реконструкцияләү һәм төзү программасы гамәлгә ашырыла, аңа 2018 елның декабрендә Муниципаль берәмлекләр советы съездында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов старт бирде.

Фәрит Мөхәммәтшин әлеге программаны федераль дәрәҗәгә тарату тәкъдиме белән чыкты. Регионнарның мөмкинлекләре чикләнгән, федераль үзәктән финанс ярдәме кирәк. «Россия Федерациясе Хөкүмәтенә ел саен ял итү һәм балаларны сәламәтләндерү оешмаларын капиталь ремонтлауга һәм реконструкцияләүгә финанслашу нигезендә акча бүлеп бирү мөмкинлеген карау үтенече белән мөрәҗәгать итәргә кирәк, – дип басым ясады Фәрит Мөхәммәтшин, – бу балаларның җәйге ялын оештыру буенча эш нәтиҗәлелеген тагын да арттырыр иде».

Республика парламенты башлыгы әйтүенчә, куркынычсызлык мәсьәләләрен хәл иткәндә су объектларында балаларның куркынычсызлыгын контрольдә тотуны көчәйтергә кирәк.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus