Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстан мөфтие: Ислам татарларга милләт булып сакланырга ярдәм итте

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кукмараның Мәчкәрә авылындагы бәйрәм вәгазендә Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с.г.в.) Вәдагъ хаҗы вакытында соңгы вәгазендә әйтелгән нәсыйхәтләрен искә төшерде. Ул аның мөрәҗәгатендәге «кешеләр бертигез, милләтчелек юк» дигән өлешенә аерым игътибар бирде.

«Моннан 1400 ел элек үк кешеләр һәм халыклар – бертигез, милләтчелек юк, дип игълан ителә. Әмма бүген ни күрәбез? Үзләрен алдынгырак, баерак, һәр өлкәдә өстенрәк дип санаган кайбер дәүләтләр үзгә мәдәниятле һәм үзгә динле милләтләргә үз законнарын һәм шартларын көчләп тага, ә кем бирешми - шуларны җир йөзеннән кырып маташа. Нинди генә бай булса да, бер генә дәүләтнең дә чит җирләргә янарга хакы юк. Махсус хәрби операциядә хезмәт итүче хәрбиләр бүген менә шушы хак өчен көрәшә», – диде ул.

Шулай ук Татарстан мөфтие һәр халыкның үз җирендә яшәргә, үз телендә сөйләшергә, үз динен тотарга, үз мәдәниятен сакларга хаклы гына түгел, ә тиеш булуына да басым ясады.

«Пәйгамбәребез (с.г.в.) хушлашу хөтбәсендә: «Берәү, үзенең чын атасын белгән хәлдә, башка кешене үз атасы дип игълан итсә, Аллаһы Тәгалә биргән нигъмәтне кире каккан булыр. Ә кем үзен башка милләтнең, халыкның вәкиле дип атаса, үзенә утта урынын әзерләсен», – дип әйтә. Исламда милләтләр юк, дип кычкыручылар нык ялгыша. Коръәндә кешеләрнең төрлелеге турында аятьләр күп», – дип аңлатты ул.

Камил хәзрәт Әүс белән Хаҗәрәҗ кабиләләре тарихын да искә алды. Ике кабилә бер-берсе белән сугышып яши, бары тик ислам динен кабул иткәч кенә дуслашалар. Ләкин мөселманнар булу белән, алар үзләрен Хаҗәрәҗ һәм Әүс дип атаудан туктамыйлар.

«Ислам татарларга да милләт булып сакланырга ярдәм итте. Ислам, гомумән, һәр халыкның үзенчәлеген саклый: милли киемен, милли ризыгын, милли мәдәниятен хәләлләштереп тагын да матуррак, тәмлерәк һәм баерак итә. Татарларны милләт итеп ислам үстергән. Аллаһ милләтләрне саклагач, безнең үз милли йөзебезне, телебезне югалтырга хакыбыз бармы? Бүген туган телдә сөйләшмәсәк, балаларыбыз да аны онытачак, ә иртәгә алар үзләрен татар дип тә танымаслар. Аннан, татар булмагач, мәчеткә дә килмәсләр», – диде Татарстан мөфтие вәгазендә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus