Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Марат Җәббаров Чүпрәле районының авыл хуҗалыгындагы уңышларын билгеләде

Чүпрәле районында авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсенең пленар өлешендә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров, муниципалитетның авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлары турында белдерде. Бу йомгаклау семинары булды, моңа кадәр мондый семинарлар Чистай, Мамадыш һәм Сарман районнарында булган иде.

«Дәүләт тарафыннан ярдәмнең иң нәтиҗәле һәм ихтыяҗ зур булган төре: мини-фермалар төзү буенча. Республикада терлек саны кимүе шартларында, соңгы алты елда мини-фермалар төзү программасында катнашучылар буенча баш саны 5349 башка арткан. Чүпрәле районында ике мини-ферма төзелгән. Бүгенге семинар барышында Чүпрәледән Константин Лысов эше белән танышу булды. Биш ел элек ул 3 сыеры булган килеш, дәүләт ярдәме белән 8 сыерга исәпләнгән мини-ферма төзегән. Хәзер 15 баш мөгезле-эре терлеге бар, шул исәптән 8 сыер. Узган ел гына әле 1 миллион да 100 мең сумга 454 центнер сөт җитештергән», – дип ассызыклады министр.

Шулай ук Җәббаров 5 июньннән башлап 30 көн дәвамында «Агростартап» программасында катнашырга теләүчеләрдән гаризалар кабул ителүен билгеләп узды.

«Районнарга булган эшлекле сәфәрләр вакытында Татарстан Республикасы Рәисенә, теплицада яшелчәләр үстерүдә ярдәм чаралары булдыру турында сораулар бирелде. Республика халкы төп азык-төлек белән тулысынча тәэмин ителгән, ләкин яшелчәләр буенча ихтыяҗның нибары 58 процентка гына кәнәгать халык. «Агростартап» программасында ябык грунтта яшелчәләр үстерү юнәлеше бар. Дәүләт ярдәме – 3 миллион сумга кадәр каралган. Конкурска бу юнәлештә фермерлар кандидатураларын әзерләүне сорыйбыз», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров исә семинар-киңәшмәнең пленар утырышы барышында муниципалитеттагы эшмәкәрлек, агросәнәгать комплексындагы кадрлар мәсьәләләрен күтәрде. «Район икътисады үсеше – күп очракта эшмәкәрлек үсешенә бәйле. Әлеге вакытта эшмәкәрләребез тырышлыгы белән шулай ук яңа эш урыннары булдырыла. Үткән хисап елында федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге ярдәм чараларын 59 кече эшмәкәрлек субъекты алган һәм 1,4 миллиард сумнан күбрәк финанс ярдәм алынган. Һәркайсы тармакның уңышлы эшләве – яхшы хезмәт кадрларыннан тора. Әмма әлегә аеруча аграр тармакта белгечләр дефициты күзәтелә. Без анализ ясадык һәм аграр уку йортларында белем алучы студентлар белән эшлибез»

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Гафаров әйтүенчә, Чүпрәле районыннан аграр тармакка белгечләр әзерләүче югары уку йортларында – 50, урта һөнәри белем уку йортларында – 41 студент укый. Шулай ук узган 5 ел эчендә районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренә һәм фермер хуҗалыкларына 18 белгеч кайткан.

Фото: © «Татар-информ», Юлай Низаев

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus