Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Идел буе округында иң зур хезмәт хакы алучылар билгеле

Идел буе федераль округында иң югары хезмәт хакларын транспорт һәм логистика өлкәсендәге компанияләр тәкъдим итә. Әлеге мәгълүматлар һәм Идел буе федераль округы хезмәт базарының башка аналитикасы белән «Авито.Работа» сервисының төбәкләрне үстерү юнәлешендәге җитәкчесе Наил Хафизов журналистлар белән очрашуда уртаклашты.

«Авито.Работа» аналитиклары мәгълүматлары караганда, быел язын Идел буе федераль округында иң югары хезмәт хакы түләнә торган вакансияләр – ерак араларга машина йөртүче (аена 213 мең сумга якын), йөк машиналары йөртүче һәм экспедитор (116-117 мең сум), логист (114 мең сум), көйләүче (113 мең сум), проектлар менеджеры (112 мең сум).

Татарстанда язын тәкъдим ителгән уртача хезмәт хакы 82 мең сумга якын тәшкил иткән. Респондентларның 73 проценты 2024 елда хезмәт хакы арту турында белдергән, ә 63 проценты карьерасыннан канәгать булуын әйткән.

Эш урынын сайлаганда, исәпкә алган төп фактор буларак кешеләр керем дәрәҗәсен атаган. Аннан соң эш графигы кебек фактор телгә алынган (эш эзләүчеләрне ешрак читтән эшләү мөмкинлеге булган яки гибрид форматтагы эш графигы кызыксындыра). Эш урынын сайлауга йогынты ясаган факторлар исемлегендә өченче урында – уңайлы офис яки предприятие, уңайлы җиһазлар.

Экспертлар шулай ук өстәмә эшкә карата кызыксыну югары булуын билгеләп үтә. Сораштырылган ил халкының яртысы узган елда бер тапкыр булса да өстәмә эштә эшләгән. Сыгылмалы һәм вакытлыча форматта эшкә урнашуга тренд бар.

Сораштырылучыларның күпчелеге – 95 проценты өстәмә эшкә урнашу, квалификацияне арттыру яки башка өлкәгә эшкә күчү кебек төрле ысуллар ярдәмендә кереме дәрәҗәсен арттырырга тели.

«Хезмәт базарында кадрлар кытлыгы булганнан соң вазгыять җайланды. Персонал җитмәү шартларында компанияләр моңарчы игътибар бирелмәгән һәм икенче приоритет буларак каралган эш эзләүчеләр сегментларына ешрак мөрәҗәгать итә. Бу пенсионерлар, студентлар һәм 45+ яшьтәге эш эзләүчеләр», - дип сөйләде «Авито.Работа» сервисы идарәче директоры Дмитрий Пучков.

«Авито.Работа» үсеш директоры Роман Губанов зумерларның эшкә урнашу үзенчәлекләре турында җентекләп сөйләде. Зумерлар – ул Z буыны вәкилләре, 1990 еллар уртасы – 2010 еллар башында туган кешеләр. Сораштырылган зумерларның 40 проценттан артыгы эш шартлары туры килгән очракта компаниядә биш елдан артык эшләргә әзер (зумерлар ышанычлы түгел һәм алар эштән еш китә дигән стереотипка карамастан). Алар ничә ел тәҗрибәсе булуга карап төрлечә дәрәҗәдәге хезмәт хакына исәп тота. Зумерлар карьерасын башлап кына җибәргәндә якынча 57 мең сум алырга әзер, ә биш елдан артык тәҗрибәсе булганнар исә аена якынча 109 мең сум хезмәт хакы сорый.

IT-технологияләр яшьләр эшләргә теләгән иң популяр тармак булып кала. Икенче урында – дизайн һәм проектлау, өченчедә – фән һәм мәгариф. Сәнәгать һәм җитештерү – яшьләр арасында ун иң популяр тармак рейтингында соңгы урында.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus