Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов хезмәттәшләрен барсны саклау буенча консорциумны киңәйтүдә катнашырга чакырды

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов кар барсын һәм экосистемаларны саклау буенча Глобаль программа Идарәче комитетының IX утырышында катнашты. 11 ел элек оештырылган бу Хөкүмәтара инициатива әлеге җәнлек таралган дәүләтләрне табигатьне саклау өлкәсендә уртак карарлар кабул итү өчен берләштерде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Миңнеханов үз чыгышында искәрткәнчә, кар барсы образы татар халкы өчен гасырлар дәвамында аерым әһәмияткә ия булган, ә бүген ул, гомумкешелек һәм әхлакый кыйммәтләрне символлаштырып, Татарстан Республикасы гербында үзәк урынны алып тора.

«2022 елда без Алтай Республикасында ирбисның табигый яшәү ареалында «Снежный барс» Биологик төрлелекне саклау үзәген булдыру инициативасы белән чыктык. Комплекс инде эшли һәм табигый шартларда ирбисларның санын торгызу өчен төп мәйданчыкка әверелә», - дип белдерде ТР Рәисе.

Фото: © ТР Рәисе матбугат хезмәте

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, Татарстанда ирбис геномын өйрәнүгә һәм биобанк булдыруга юнәлдерелгән фәнни проектлар гамәлгә ашырыла. Үзәкне тикшеренү объектлары белән тулыландыру өчен Кыргызстан белән хезмәттәшлек оештырылган. Аның нәтиҗәләре буенча инде өч кар барсы китерелгән, якын арада Монголиядән тагын ике барс килер дип көтелә. Рөстәм Миңнеханов хезмәттәшләренә ярдәмнәре өчен рәхмәт белдерде һәм Татарстанның партнерлыкны киңәйтүгә ачык булуын искәртте.

«Барыгызны да безнең «Снежный барс» үзәге базасында фәнни консорциум булдыруда һәм аны киңәйтүдә актив катнашырга чакырам», – дип сүзен төгәлләде Рөстәм Миңнеханов.

Искәртеп үтәбез, 2022 елда Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән Биологик төрлелекне саклау буенча фәнни үзәк төзелде. Алтай Республикасының Майма районында урнашкан үзәк 2024 елда эшли башлады. 2025 елда анда беренче барсларны – Батыр һәм Жаниш (ата ирбислар), Умай һәм Кисуняны (ана ирбислар) китерделәр. Проект «Татнефть» һәм Россия Фәннәр академиясенең Экология һәм эволюция проблемалары институты ярдәмендә тормышка ашырыла, ул лабораторияләр, ветеринария һәм вольер блокларын, шулай ук галимнәр өчен торакны берләштерә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus