Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Уфаның «Ихлас» мәчете каршындагы «Әлиф» иҗтимагый киңлеге «Яттан» шигъри кичәсен үткәрде

Уфаның «Ихлас» мәчете каршындагы «Әлиф» иҗтимагый киңлеге «Яттан» шигъри кичәсен үткәрде, чарага шигъриятне һәм мәдәниятне яратучылар җыелды. Ул бөек татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланды һәм төрле яшьтәге, туган телләрен төрле дәрәҗәдә белгән уфалылар өчен чын бәйрәмгә әверелде.

Очрашуның максаты - шигырь уку гына түгел, ә фикер йөртергә сәләтле, сүзнең кадерен белүче кешеләрнең җанлы берләшмәсен булдыру. Яңгыраган шигырьләре, истәлекләре һәм диалогларында Тукайның бүген дә никадәр актуаль булуына аерым игътибар бирелде.

Фото: Илдар Еникеев, фото автор рөхсәте белән куела

Кичә музыкаль сәламләүдән башланды: скрипка моңнары һәм татар композиторларының әсәрләре чарага үзенчәлекле ямь өстәде. Аннары Уфа фән һәм технологияләр университетының татар филологиясе кафедрасы мөдире Альбина Хәлиуллина Тукайның тормышы һәм иҗаты турында презентация тәкъдим итте. Шуннан соң кичәдә катнашучылар шагыйрьнең шигырьләрен татар, рус, башкорт һәм инглиз телләрендә укыды.

Залга Тукай иҗатын яратучы 50 кеше җыелды, 14 кеше аның шигырьләрен укыды, алар арасында эшмәкәр һәм «Яттан» проекты авторы Алия Флайон, Татарстан Республикасының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Илсур Ихсанов, танылган адвокат Динар Шакиров, язучы Асия Арсланова, «Ихлас» мәчете имамы Альфред Дәүләтшин, эшмәкәр Виктория Нургалиева, укытучы Эмма Сафиуллина, актер Эльмир Хәертдинов, тревел-блогер Алинә Галиева, финансист Алия Әлмөхәммәтова, эшмәкәр Резеда Ризванова, флорист Альбина Гыйльданова, студент Алсу Дәүләтшина, Стәрлетамак табибы һәм туган якны өйрәнүче Заһир Гаянов бар иде.

Кунаклар Тукай әсәрләренең дистәләгән басмаларын һәм аның турында төрле телләрдә чыккан тикшеренүләрне үз эченә алган уникаль китап экспозициясе белән таныша алды. Китаплар табиб Заһир Гаянов, тарих фәннәре кандидаты Марсил Фархшатовның шәхси коллекцияләреннән һәм «Ихлас» мәчете китапханәсеннән тәкъдим ителде.

Фото: Илдар Еникеев, фото автор рөхсәте белән куела

Чара барлык катнашучылар тарафыннан татарларның рәсми булмаган «Туган тел» гимнын башкару белән тәмамланды.

Кичәдә җылы атмосфера хөкем сөрде. Өлкән буын истәлекләре белән уртаклашты, ә яшьләр Тукайны заманча, үткен һәм тирән шагыйрь буларак яңадан ачты.

«Әлиф» иҗтимагый киңлеге мондый очрашуларны дәвам итәргә ниятли, чираттагысы Муса Җәлил иҗатына багышланачак.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus