Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстаннан 650 бала Кара диңгез буендагы лагерьларга юл тотты

Татарстаннан беренче смена Кара диңгез буендагы лагерьларга юл тотты. Кырымның «Сатера» һәм Анапаның «Глобус» балалар сәламәтләндерү лагерьларында 650 бала ял итәчәк.

«Кара диңгез буендагы лагерьларда ял итү - Татарстан балалары өчен көтеп алынган вакыйга. Ел саен анда республикадан якынча 5-7 мең бала һәм үсмер бара. Без аларның лагерьдагы вакытлары мөмкин кадәр уңайлы, кызыклы һәм имин булсын өчен бөтен көчебезне куябыз», – дип билгеләп үтте ТР яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Министр билгеләп үткәнчә, сәфәр вакытында балаларның иминлеген медицина хезмәткәрләре, педагоглар һәм линия полициясе вәкилләре тәэмин итә. Лагерьларның программалары һәр бала ял итеп кенә калмыйча, яңа белемнәр, күнекмәләр һәм онытылмаслык хис-кичерешләр дә ала алырлык итеп әзерләнгән.

Лагерьларга юл тоткан балалар арасында олимпиадаларда, спорт ярышларында, иҗади конкурсларда җиңүчеләр, шулай ук «Без бергә» һәм «Дус сыйныф серләре» республика проектларында актив катнашучылар бар. Катнашучыларның географиясе киң: Казан, Чаллы шәһәрләре, Әлмәт, Бөгелмә, Түбән Кама, Мамадыш, Апас, Кукмара һәм Татарстан Республикасының башка районнары.

Лагерьларда балаларны төрле юнәлешләр буенча мастер-класслар, тематик квестлар һәм интерактив уеннар, белем бирү-күңел ачу чараларын үз эченә алган бай программа көтә. Балаларның җәйге ялын оештыру «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектының максатларына туры килә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus