Шагыйрь Роберт Сәлахиев вафат
Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, шагыйрь Роберт Сәлахиев вафат. Бу хакта Татарстан Республикасы язучылар берлеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Роберт Сәлахиев 1951 елның 18 февралендә Актаныш районы Татар Суыксуы авылында туа. Урта мәктәп, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлый. Озак еллар агроном булып эшли. Аның шигырьләрендә дә туган туфракка, табигатькә, дөньяга мәхәббәт чагыла иде.
«Татарстан Язучылар берлеге мәрхүмнең гаиләсенең һәм якыннарының тирән кайгысын уртаклаша. Авыр туфрагы җиңел, урыны җәннәттә булсын», диелә хәбәрдә.