Хәрбигә «Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырдылар
Кыска вакытлы ялга кайткан, махсус хәрби операциядә катнашучы Теләче районы Олы Нырсы авыл җирлегеннән Раил Вәлиев район башлыгы Айрат Фатхуллин белән очрашты. Бу хакта «Теләче-информ» хәбәр итә.
Очрашу ахырында аңа «Теләче муниципаль районы алдындагы казанышлары өчен» медален тапшырдылар.