Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Алмаш» гаилә җыены: татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләрне берләштерүче чара

2 июнь көнне Казанда беренче тапкыр "Алмаш" гаилә җыены узды.

Казан мэриясе хәбәр итүенчә, татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләрне берләштерүче бу җыенда төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулары булганнар өчен татар телендә кызыклы чаралар әзерләнгән.

Балалар өчен төрле юнәлештәге остаханәләр, нәниләр өчен уенлы, җырлы-биюле махсус мәйданчык оештырылган. Килгән кунакларны татар халык әкияте герое Шүрәле каршы алып торган.

Беренче катта теләге булган һәр бала Yesnauka лабораториясендә катнаша алган, Каюм Насыйри музееның фәнни хезмәткәре кулдан открытка ясарга өйрәткән, Вконтактедагы "Искусство оригами" төркеме хуҗасы Азат Кадыров оригами буенча мастер-класс үткәргән. Концертлар залында "Апуш" татар балалар театр студиясе остазлары – педагог-хореограф Миләүшә Гыйлметдинова сәхнә хәрәкәтеннән, Татарстанның атказанган артисты, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артисты Алмаз Сабирҗанов актерлык осталыгыннан, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Гүзәл Галиуллина сәхнә теленнән дәресләр алып барган.

Коворкинг бүлмәсендә психолог, "Татарча комикслар" кураторы, "Үз телем" проекты җиңүчесе Регина Гаязова комикс ясау буенча терапевтик остаханә үткәргән микробиолог, "Сәлам, микроб" китабы авторы, "Үз телем" проекты җиңүчесе Гөлнур Фәхруллина интерактив остаханә үткәреп, микроблар дөньясына сәяхәт ясаган, ә этикет белгече Әлфия Җәлилова этикет серләренә төшендергән.

Икенче катта шулай ук балалар өчен төрле кызыклы остаханәләр оештырылган. Теләге булган һәр бала калфак, милли брошь, түбәтәй, милли стильдә телефон кую җайланмасы, тәсбих ясау буенча мастер-классларда катнашып, үз куллары белән ясаган эшләнмәләрне алып кайтып китә алган.

Лекторий залында әти-әниләр филология фәннәре докторы, профессор, полиглот Алексей Арзамазовтан татар телен тиз һәм җайлы өйрәнүгә багышланган чыгышын, мәктәпкәчә белем бирү остазы, психолог, нейропсихолог Камилә Сәләховадан "Баланың сәләтләрен ачабыз һәм үстерәбез" дигән темага лекциясен тыңлаган, "Әминә" җырлы анимацияләр проекты, "Нурбай" кушымтасы белән танышкан. Шулай ук экспертлар – журналист, алып баручы Венера Аитова, психолог Илүзә Әминова, рәсем һәм музыка укытучысы Раил Рамазанов, радио алып баручы Нур Алиев һәм Казан шәһәре Башкарма комитет Аппаратының тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге башлыгы Айсылу Лерон катнашында "Татар баласын тәрбияләүдә ата кешенең роле" темасына дискуссия да узган.

"Безнең өчен бу беренче шундый тәҗрибә. Һәм бүген узган беренче чара ук проектның актуальлеген дәлилләде. Туган телебезне белгән, мәдәниятебезне сакларга һәм үстерергә омтылган милли үзаңлы алмаш әзерләү – төп максат. Моңа без бары бергә – әти-әниләр, татар бакчалары, мәктәпләре, балалар үзәкләре, татар матбугаты, нәшриятләре һәм тагын бик күп башка үзебез кебек үк тынгысыз, битараф булмаган җанатарлар белән берләшеп эшләсәк кенә ирешә алабыз.

"Алмаш" гаилә җыены татар гаиләләрен бергә җыючы илһамландыручы, уйландыручы зур чара булсын иде дип телим. Моның өчен әле, әлбәттә, тырышырга кирәк, иң мөһиме – беренче адым ясалды", – дип китерелә җыенның кураторы Айсылу Леронның сүзләре мэринең "Вконтакте" сәхифәсендә.

Русиядә Азатлык сайты томаланды, нишләргә?Безнең кулланма.

Безнең Telegram каналына да кушылырга онытмагыз!

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus