Роспотребнадзор: Бүген Татарстандагы бер пляжда да су коенырга ярамый
Бүген Татарстан Республикасындагы бер пляж да ял итүчеләрне кабул итәргә әзер түгел. Кулланучыларның хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шулай дип белдерде.
«Без атна саен ачык сулыклардагы суны тикшерәбез һәм анализлар алабыз. Санкцияләнгән пляжлар турында мәгълүмат һәр җомга саен Роспотребнадзор идарәсе сайтында урнаштырыла. Бүгенге көндә бер генә коену урыны да санитар-эпидемиологик бәяләмә алмаган. Аннан башка пляждан файдалану мөмкин түгел», - диде Любовь Авдонина.