«Алтын мөнбәр» кинофестивалендә катнашучы фильмнар исемлеге 16 июньдә билгеле булачак
«Алтын мөнбәр» XXI Казан халыкара кинофестиваленең сайлап алу комиссиясе кинофорумда катнашучы фильмнар исемлеген 16 июньдә тәкъдим итәчәк.
Конкурска гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителгән. Дөньяның 67 иленнән кинематографистлар катнашырга теләк белдергән. Кабул ителгән 845 эш арасында документаль кино да, тулы һәм кыска метражлы нәфис фильмгар да, анимация дә бар.
«Алтын мөнбәр» кинофестиваленең жюри составында Россия. Оман, Кытай, Мисыр, Нигерия, Үзбәкстан һәм Франция вәкилләре бар. Жюри рәисе Һиндстан режиссеры, тавыш режиссеры һәм саунддизайнеры Ресул Пукатти булачак.
Кинофестиваль 5-9 сентябрь көннәрендә үтәчәк.