Татарстанда илкүләм проект буенча урманнарны саклауга 111 миллион сум акча юнәлдереләчәк
Татарстанда урманнарны саклауга быел 111,8 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Эшләр «Экологик иминлек» яңа илкүләм проектының «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проекты буенча башкарылачак. ТР урман хуҗалыгы министры Равил Кузюров ТР Дәүләт Советы Президиумы утырышында шул хакта хәбәр итте.
«Урманнарны торгызу эшләрен башкару, урман үсемлекләре орлыкларын әзерләү, урман культураларын урманнар урнашкан җирләргә күчерү, шулай ук урман янгыннарын булдырмау чараларын гамәлгә ашыру буенча бурычлар билгеләнде», – дип белдерде урман хуҗалыгы министры.
Кузюров билгеләп үткәнчә, төбәк проекты буенча 1,5 мең гектарга якын мәйданда урманнарны торгызу эшләре башкарылган инде. «Урманнарны торгызу мәйданының киселгән һәм һәлак булган урман утыртмалары мәйданына нисбәте инде 73процент тәшкил итә», – диде ул.
Быел «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» проекты кысаларында 2,5 мең гектардан артык мәйданда урманнарны торгызу эшләре планлаштырылган, дип өстәде министр.
«Җәйге-көзге чорда урманчылар тагын 1 098 гектар мәйданда табигый рәвештә урманнарны торгызу эшләрен башкарачак. Урманнарны торгызуның бу ысулы туфрак өслеген минеральләштерү, агачларны аударганда үсентеләрне табигый рәвештә үстерү һәм саклау юлы белән кыйммәтле токымнарның үсүе өчен уңайлы шартлар тудыруны күздә тота», – дип искәртте ул.