Татарстанда бакчачылык ширкәтләре өчен салым ташламаларын озайтырга телиләр
Татарстанда бакчачылык ширкәтләре һәм социаль-мәдәни өлкә объектлары өчен оешмалар милкенә салым буенча ташламаларны озайтырга телиләр. Бу закон проектын ТР Дәүләт Советына республика Министрлар Кабинеты кертте.
«Бакчачылык яки яшелчәчелек коммерцияле булмаган ширкәтләренә, шулай ук гражданнар тарафыннан бакчачылык, яшелчәчелек яки дача хуҗалыгы алып бару өчен 2019 елның 1 гыйнварына кадәр төзелгән коммерцияле булмаган оешмаларга карата гомуми файдаланудагы мөлкәткә карата салым салудан азат итүне 2027 елның 1 гыйнварына кадәр озайту каралган», – диелә закон проектына аңлатма язуында.
Бу социаль салым ташламасы бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрен үстерүгә юнәлдерелгән, дип төгәлләштерелә документта.
Сәламәтлек саклау, физкультура һәм спорт ихтыяҗлары өчен социаль-мәдәни өлкә объектларыннан файдаланучы оешмалар өчен преференцияләрне 2027 елның 1 гыйнварына кадәр озайту тәкъдим ителә. Алар аның исәпләнгән суммасыннан 4,55 процент күләмендә салым түләячәкләр, дип көтелә.
Ярдәм чарасы халыкның медицина ярдәме сыйфатыннан канәгатьлеген һәм даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнүче татарстанлылар санын арттыруга юнәлдерелгән. Әмма ул федераль, республика яки җирле бюджетлардан финанслана торган оешмалар өчен каралмаган.
Коммерцияле булмаган бакчачылык яисә яшелчәчелек ширкәтләренә һәм социаль-мәдәни өлкә объектларына карата салым преференцияләре суммасы 189,3 млн сум, дип бәяләнә.