Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Чистайда чаң кагу фестивале булды

Бу ял көннәрендә Чулман буенда үзенә бертөрле — чиста, тирән, күп гасырлык зирәклек белән тулы чаң тавышы яңгырады. Изге Никольский соборы тирәсенә бөтен Россиядән иң яхшы чаң кагучылар икенче тапкыр «Чистай өстендә чаң тавышы» фестивален уздыру өчен җыелды. Бу музыкаль вакыйга гына түгел, ә үткән һәм хәзерге заман арасындагы чын күпер, биредә һәр чаң тавышы үзенең кабатланмас тарихын сөйли. Бу хакта «Чистай хәбәрләре» сайты хәбәр итә.

«Чаң тавышы ишетелгәндә күңел тула. Бу көй генә түгел, бу безнең тарихыбыз, иманыбыз тавышы. Балаларның һәм өлкәннәрнең бу сәнгатькә бергә өйрәнүләрен, фестивальнең кешеләрне берләштерүен күрү сөендерә», – диде Чистай һәм Түбән Кама епискобы Пахомий.

Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов мондый вакыйгаларның шәһәрнең мәдәни тормышының мөһим өлеше булуын ассызыклады: Чистайның традицияләрне саклау мәйданчыгына әверелүе белән горурланабыз. Чаң тавышы — ул безнең мирасыбыз һәм без аны киләсе буыннарга тапшырырга тиешбез.

Катнашучылар арасында ерактан килүчеләр дә бар иде. Минск шәһәреннән иерей Николай Кулинка тәэсирләре белән уртаклашты:

— Беларусьта чаң тавышын яраталар, әмма монда, Чулман буенда, үзенчәлекле рух сизелә. Чистай үзенең матурлыгы һәм җылы кабул итүе белән гаҗәпләндерә.

Яшь чаң кагучылар тамашачыларда аеруча соклану уятты. Ивановодан унбер яшьлек Савва Калашников чаң белән ышанычлы идарә итте, ә Екатеринбургтан килгән ун яшьлек Илья Тамбасов яшьнең осталыкка комачау итмәвен исбатлады.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus