Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда машина йөртү таныклыгын алу өчен кемнәр бушлай укый алуы турында сөйләделәр

Машина йөртү таныклыгын алу өчен Татарстан кешесенә автомәктәптә укырга кирәк, бу акча янчыгын шактый юкартырга мөмкин. Әмма «права»га бушлай уку ысулы да бар. Бу алымның нечкәлекләре - «Татар-информ» агентлыгы материалында.

Машина йөртү таныклыгы алу өчен кемнәр түләүсез укый ала

Мәшгульлек үзәгендә эшсез буларак рәсми теркәлгән татарстанлылар «права»га бушлай укый ала. 2024 елда ташламалы белем алуга хокуклы кешеләр исемлеге киңәйде. Аңа түбәндәгеләр өстәлде:

- Рәсми эше булмаган һәм Мәшгульлек үзәгендә теркәлмәгән очракта бала карау буенча ялда булган хатын-кызлар;

- Пенсия яшенә яисә пенсия алды яшенә җиткән гражданнар;

- Машина йөртү таныклыгы алган белгечлек буенча эшләү өчен кирәк булса, урта һөнәри уку йортларын тәмамлаучылар.

B яки C категорияләренә укырга мөмкин, шул ук вакытта медицина белешмәсе һәм транспорт чарасы белән идарә итүгә каршылыклар булмау таләп ителә.

Белем алу өчен Мәшгульлек үзәгендә ничек исәпкә басарга

Мәшгульлек үзәге аша түләүсез белем алуга язылу өчен түбәндәгеләр кирәк:

- Паспорт, хезмәт кенәгәсе, белем турында документ (булса), соңгы өч айдагы керемнәр турында белешмә;

«Россиядә эш» порталы аша гариза калдырырга яки Мәшгульлек үзәгенә шәхсән килергә;

- Үзәк хезмәткәре белән консультация узарга, ул укуның иң кулай программаларын билгеләячәк.

Дәүләт нинди чыгымнарны каплый

Дәүләт түбәндәге чыгымнарны үз өстенә ала:

- Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча теоретик дәресләр үткәрү;

- Уку мәйданчыгында һәм шәһәр шартларында машина йөртү;

- Барлык кирәкле уку әсбаплары.

Үзләштергән белгечлек буенча эшләү мәҗбүриме

Юк, бу һәрвакытта да таләп ителми. Әмма әгәр дә укыту максатчан программа кысаларында, мәсәлән, муниципаль оешмаларга алга таба эшкә урнашу өчен үткәрелсә, машина йөртү таныклыгы алганнан соң ким дигәндә ярты ел эшләргә кирәк. Юкса, укуга сарыф ителгән акчаларны кире кайтаруны таләп итәргә мөмкиннәр.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus