Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Думада 24 яшькә кадәр беренче бала тапкан өчен ана капиталын арттырырга тәкъдим итәләр

Дәүләт Думасының гражданлык җәмгыятен үстерү комитеты башлыгы Яна Лантратова Премьер-министр Михаил Мишустинга хатын-кыз 24 яшькә кадәр бала тапкан очракта ана капиталын түләү күләмен 1 миллион сумга арттыру тәкъдиме белән рәсми мөрәҗәгать юллады. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

«Сездән, хөрмәтле Михаил Владимирович, хатын-кыз 24 яше тулганчы беренче баласын тапкан очракта ана капиталы күләмен 1 миллион сумга арттыру инициативасының максатка ярашлылыгын бәяләвегезне сорыйм, - диелә документта.

Лантратова искәрткәнчә, 2024 ел ахырында Дәүләт Советы утырышында Президент Владимир Путин Россия хатын-кызларының уртача алганда 28-29 яшьтә әни булуына игътибар юнәлткән иде. Депутат фикеренчә, бу икенче һәм аннан соңгы балалар туу мөмкинлеген киметә.

Ул искәртеп үткәнчә, беренче бала дөньяга килгәннән соң күп кенә хатын-кызлар укуга, эшкә һәм һөнәри үсешкә кире кайтырга омтыла, бу чираттагы бала туу планнарын кичектерергә яки гаиләне мондый мөмкинлектән бөтенләй мәхрүм итәргә мөмкин.

Депутат шулай ук яшь гаиләләргә ярдәм күрсәтү илдә демографик вәзгыятькә уңай йогынты ясарга мөмкин дип билгеләп үтте: беренче сабыйның иртә дөньяга килүе шуннан соң балалар туу ихтималын арттыра һәм йөклелек, бала табу вакытында өзлегүләр барлыкка килү куркынычын киметә.

Ул инициативаны гамәлгә ашыру ана капиталы программасын адреслы итәргә ярдәм итәр һәм балаларның иртә тууына этәргеч булыр, бу исә демографик трендларны үзгәртергә мөмкин, дигән ышаныч белдерде.

Балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов гаиләләргә ярдәм итүнең һәм традицион гаилә кыйммәтләрен яклауның өстенлекле булуын берничә тапкыр әйткән иде.

«Гаиләләргә ярдәм күрсәтү - эшебездә өстенлекле юнәлеш. Гаилә - күпмилләтле дәүләтебезнең нигезе, һәр кеше өчен ышанычлы тыл һәм терәк. Ул традицион кыйммәтләрне ныгыта, буыннар алмашынуын саклый», - диде Миңнеханов.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus