КДЭУ ректоры: «Татар-информ»ның татар телен һәм мәдәниятен саклау омтылышын югары бәялим
Казан дәүләт энергетика университеты ректоры, ТР Дәүләт Советы депутаты Эдвард Абдуллаҗанов «Татар-информ» материалларын инде күп еллар – агентлык республикада әйдәп баручы чыганакларның берсенә әверелгәннән бирле укый.
«Бу – ышанычлы, оператив һәм профессиональ мәгълүмати ресурс, аңа киң аудитория лаеклы рәвештә ышаныч белдерә. Агентлык хезмәткәрләренә берничә тапкыр интервью бирергә, матбугат конференцияләрендә катнашырга туры килде – һәрвакытта да югары әзерлек дәрәҗәсен, детальләргә игътибарлы мөнәсәбәтне билгеләп үттем. Бу - чын журналистлар мәктәбе, анда компетентлы кешеләр эшли», - дип искәртте ул.
Абдуллаҗанов фикеренчә, «Татар-информ» тирән аналитика һәм яңалыкка тиз реакция белдерү, республика масштабындагы вакыйгаларны яктырту һәм кешелек тарихларына игътибар күрсәтү арасында баланс таба белә.
«Агентлыкның объективлыкка, төгәллеккә, татар теле һәм мәдәниятенә ярдәм итүгә омтылышын аеруча югары бәялим. Коллективны 35 еллыгы белән котлыйм! Киләчәктә дә уңышлар, кызыклы темалар, иҗади рух һәм укучыларының күп булуым теләп калам», – диде Эдвард Абдуллаҗанов, мәгълүмат агентлыгы коллективына мөрәҗәгать итеп.