Добавить новость


World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Хәтер бакчасында» бәйгесендә Нәби Дәүлинең кызы Гөлфия әтисе турында истәлекләр сөйләгән

Казан кооператив институтында «Хәтер бакчасында» дип исемләнгән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан оештырылган беренче Бөтенроссия күләмендә уздырыла торган конкурс җиңүчеләрен тәбрикләү тантанасы булды. Шулай ук шагыйрь Нәби Дәүлинең тууына 115 еллыгын да билгеләп үттеләр.

«Ел саен июнь башында Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәгендә язучы, шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашкан, фашист концлагерьлары Бухенвальд-Дора тоткыны Нәби Дәүлинең туган көне уңаеннан ачык ишекләр көне уздырабыз. Беренче июнь - Нәби Дәүлинең туган көне. Быел аның тууына - 115 ел. Бирегә кызы Гөлфия Дәүләтшина һәм якташлары Әлки районыннан укучылар, педагоглар килде», - диде «Татар-информ»га Флюра Абдуллина.

Иң элек ул Россия кооперация университеты ректоры Алсу Нәбиева, Нәби Дәүлинең өлкән кызы Наилә Камалованың сәламен җиткергән. Чарада Әлки районыннан Нәби Дәүли исемендәге Базарлы Матак гимназиясе директоры урынбасары Лилия Әглиуллина җитәкчелегендә зур делегация катнашкан. Гимназия укучылары Нәби Дәүлинең шигырьләрен сөйләгән.

«Лилия ханым Нәби Дәүли исемендәге гимназия эшчәнлеге белән таныштырды. Әлки районының танылган аш-су остасы Гөлсинә Мурадимова Нәби Дәүлинең яраткан ризыгы-прәннекләр пешереп алып килгән, шуннан эшләнгән гөлләмәләрне Алсу Нәбиевага, Нәби Дәүлинең кызлары Наилә һәм Гөлфия ханымнарга бүләк итте. Конкурста катнашучылар да прәннектән авыз итте», - диде институтның Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе.

«Хәтер бакчасында» конкурсына 220гә якын видеоязмалар, батырлар турында мәкаләләр кабул ителгән. Шагыйрә, әдәби тәнкыйтьче, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Солтан-Галиуллина бәйгедә катнашкан мәкалә авторларына бәя биргән.

«Татарстан район мәктәп-гимназияләре, лицей, балалар бакчаларыннан тыш, чит төбәкләрдән Башкортстан, Түбән Новгород, Әстерхан, Татарстаннан Биектау, Балык Бистәсе, Әлки, Мөслим, Азнакай, Питрәч, Арча, Кукмара, Балтач, Лаеш, Әтнә, Буа, Тукай, Сарман, Чүпрәле, Нурлат, Баулы районнарыннан, Казан шәһәре мәктәп-гимназия укучылары, китапханәче, студентлар, төрле яшьтәге каләм ияләренең шигырьләрен сөйләде. Конкурска килгән язмалар «Безнең кавем» китабына кертеләчәк», - диде Флюра Абдуллина.

Озак еллар «Хәтер китабы» редакциясендә эшләгән, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Нәфисә Габдрахманова Бөек Җиңүнең әһәмиятенә тукталган. Татарстанның атказанган укытучысы Рамазан Кәбиров батырларны искә алырга дип, зал тутырып килгән катнашучыларга рәхмәт әйткән. «Бу Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге эшчәнлегенең югары дәрәҗәдә эшләвен күрсәтә», - дип сөйләгән ул.

Беренче урынны яулаган нәфис сүз остасы, педагог Зифа Гәрәева Сибгать Хәкимнең шигырен сөйләгән. Шәкерте, Дәрдемәнд премиясе лауреаты Әнвәр Хәертдинов, Казанның 175нче гимназиясеннән Мостафа Закиров, Азнакай шәһәре политехника техникумыннан Динара Бикбова, Әтнә районы Күңгәр урта гомуми белем мәктәбеннән Әминә Галиева, Казан педагогика көллиятеннән Лилия Гәрәева, Балтач районыннан Зилия Аскарова, Казаннан Альберт Харитонов, Сәмирә-Сәйдә Гәрәевалар каләм ияләренең шигырьләрен сәнгатьле итеп яңгыраткан.

«Күптән түгел Казан кооператив институты студентлары белән бергә Нәби ага Дәүлинең каберен дә чистарткан идек. Татар мәдәнияте үзәгендә Нәби аганың кызлары бүләк иткән шәхси әйберләре, фикерләре тупланган китаплары саклана, гомумән, Нәби Дәүлинең даими экспозициясе урнашкан», - дип аңлатты Флюра Абдуллина.

  • Бөтенроссия күләмендә оештырылган бәйгене Татарстан Дәүләт Советының «Мәрхәмәт-Милосердие» хатын-кыз депутатлары оешмасы, Татарстан Язучылар берлеге, Казан кооператив институтының Дәрдемәнд исемендәге Татар мәдәнияте үзәге, Әлки районы «Якташлык» җәмгыяте белән берлектә уздырды. Бәйге җиңүчеләренә дипломнар белән бергә Бөек Ватан сугышында катнашкан батырларның фоторәсемнәре төшерелгән блокнотлар тапшырылды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus