Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Шадриков Татарстанда һаваны иң нык пычратучы предприятиеләрне атады

Атмосфераны иң нык пычратучылар булып җылылык энергетикасы, нефть чыгару һәм нефть химиясе сәнәгате секторы предприятиеләре тора. Бу хакта бүген ТР экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков хәбәр итте.

«Республикада икътисадның әлеге секторларының атмосферага зыянлы матдәләр чыгаруы динамикасын анализлаганда уңай үзгәрешләр билгеләп үтелә. Җылылык энергетикасы секторында берничә ел дәвамында атмосферага пычраткыч матдәләр чыгару кимүе күзәтелә. Бу ягулыкның альтернатив, экологик төрләренә күчүгә, шулай ук файдаланыла торган мазут һәм күмер өлеше кимүгә бәйле», - дип өстәде министр. Бу хакта ул Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитетының Казанда узган уртак күчмә утырышында чыгыш ясаганда белдерде.

Аның сүзләренчә, Татарстанда автотранспорт атмосферага матдәләр чыгаруда экологик нормаларның үтәлешен контрольдә тоту өчен «Чиста һава» операциясе үткәрелә. Республика юлларында ел саен 6 меңнән артык автотранспорт чарасы тикшерелә.

«Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча идарәсе Дәүләт автоинспекциясе белән 30 ел бергә эшләү дәверендә чыгарган газларда зыянлы матдәләр күп булган автотранспорт өлеше 10 тапкырга кимегән. Узган елдан безгә Транспорт өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтеннән Идел буе федераль округындагы коллегалар да кушылды. Безнең операция уздыру тәҗрибәсен илнең башка субъектларында да кулланалар», - дип билгеләде ул.

1991 елдан әлеге тармак предприятиеләренең атмосферага зыянлы матдәләр чыгару күләме 3,8 тапкырга кимегән. Җылылык энергетикасындагы үзгәрешләр белән беррәттән, атмосфера һавасына йөкләнешне киметү өчен чаралар нефть чыгару һәм нефть химиясе тармакларында да күрелә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus