Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Питрәч районы Көек авылында «Фатыйма» мәчете манарасына ярым ай куйдылар

Питрәч районы Көек авылында «Фатыйма» мәчете манарасына ярым ай куйдылар. Бу хакта «Алга» сайтында Алинә Бикбова яза.

Тантанада мәчет мәхәлләсе, авыл хәзрәтләре, хөрмәтле кунаклар, шулай ук төзелешкә акча керткән иганәчеләр катнашты. Алар арасында генераль подрядчы һәм төп инвесторларның берсе, «Уңыш төзелеш компаниясе» ҖЧҖ директоры Дамир Гыйниятов, «Идел буе күчмә механикалаштырылган колоннасы» ҖЧҖ генераль директоры Рафис Вәлиәхмәтов һәм башкалар бар.

500 кеше сыешлы ике катлы мәчет төзелеше 2023 елда башланган. Ул беренче инициаторларның берсе – Рафис Сафинович Вәлиәхмәтовның әнисе хөрмәтенә аталган, җирне мәчет төзү өчен ул биргән. Өстәвенә, Мөхәммәд пәйгамбәрнең бер кызы да Фатыйма исемле булган.

«Көек авылында хәзер өч мәчет булачак. Бер агач мәчет Овражная урамында, икенчесе - ике катлы яңа «Фаруаз» мәчете, ул Умырзая урамында урнашкан. Тиздән «Фатыйма» мәхәллә кешеләрен кабул итәчәк. Әлеге торак пункт елдан-ел зурая гына бара, шуңа күрә мәчеткә ихтыяҗ зур», – дип билгеләп үтте район имаммөхтәсибе Әббәс хәзрәт Кадыйров.

Яңа мәчет имамы вазифасына Салават хәзрәт Арсланов билгеләнде.

Мәчеттә ирләр өчен зур гыйбадәт залы, хатын-кызлар залы, икенче катта ике уку сыйныфы, имам бүлмәсе, шулай ук ир-атлар һәм хатынкызлар өчен тәһарәтханә урнаштырылыр дип планлаштырыла. Чакырылган кунаклар һәм чарада катнашучылар төзелә торган мәчет бинасын карап чыкты.

Хәзерге вакытта «Фатыйма» мәчетендә эчке бизәү эшләре дәвам итә, су, электр һәм газ белән тәэмин итү системаларына тоташтыру, җылылык белән тәэмин итү, җылы идәннәр ясау һәм башка кирәкле эшләр таләп ителә. Шулай ук территорияне төзекләндерү һәм машиналар өчен парковка булдыру, аз хәрәкәтләнүче гражданнар өчен уңайлыклар булдыру планлаштырыла.

Проектны дәвам итү өчен финанс таләп ителә. Акчаны 2202206860442883 номеры буенча Сбербанк картасына Гыйниятова Аделя Илнуровна исеменә җибәрергә мөмкин, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus