Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Мордовиянең Ләмбрә авылында Сабан туе узды

Мордовиянең Ләмбрә авылында татар халкының милли бәйрәме - Сабан туе узды. Бу хакта «Юлдаш» газетасының «ВКонтакте» социаль челтәрендәге төркемендә хәбәр ителә.

Мордовия башлыгы Артем Здунов исеменнән кунакларга һәм бәйрәмдә катнашучыларга Мордовия Республикасы Дәүләт җыены рәисе Владимир Чибиркин мөрәҗәгать итте. Ул билгеләп үткәнчә, Сабан туеның бай традицияләре бар һәм ул кешеләрнең яшенә, конфессиясенә һәм диненә карамастан, һәрвакыт дуслык һәм татулык хөкем сөргән шартларда уза. Бу бәйрәм кешеләрне бөек Россия файдасына башкарыла торган игелекле эшләргә рухландыра.

Мордовиядәге Сабан туе кунакларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән ТР экология һәм табигый ресурслар министры урынбасары Илнур Насретдинов сәламләде. «Сабан туе татар мәдәниятенең күптөрлелеген һәм үзенчәлеген чагылдыра, бөтен дөнья буйлап сибелгән замандашларны берләштерә. Бергә җыелып, без ата-бабаларыбыз мирасына хөрмәт күрсәтәбез, яшь буында гореф-гадәтләргә мәхәббәт тәрбиялибез. Сабан туе -егетләрнең иң яхшы сыйфатлары (көч, җитезлек, зирәклек, тыныч тормышта таяныч булу, сынау елларында гаиләләрен һәм Ватаннарын сакларга әзер тору) чагылыш тапкан бәйрәм», - дип искәртте ул.

Иртәдән үк мәйданда күңел ачу һәм бердәмлек атмосферасы хөкем сөрде: балаларның яңгыравыклы көлүе, халык җырлары, яңа пешкән камыр ризыклары һәм милли ашларның хуш исе, төрле төстәге костюмнар һәм кунакларның шат йөзләре. «Сабан туе чакыра» дип аталган төп сәхнәдә бәйрәмнең тантаналы өлеше «Без - бербөтен» театральләштерелгән прологы белән ачылды, ул авыл хезмәтчәннәренең бердәмлеге һәм хезмәтенә хөрмәт символына әверелде. Бу вакытта авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләделәр, аларның тырышлыгы һәм җиргә тугрылыгы гореф-гадәтләрне дәвам итәргә һәм төбәгебезнең чәчәк атуына мөмкинлек бирә.

Алга таба бәйрәм бәйгеләр һәм спорт ярышлары белән дәвам итте: билбау көрәше, капчык киеп йөгерү һәм традицион уеннар балалардан алып өлкәннәргә кадәр барысының да игътибарын җәлеп итте. Һәркем үзен хөрмәт һәм үзара ярдәмләшү хөкем сөргән зур тату гаиләнең бер өлеше итеп тойды.

«Сабан туе ишегаллары» киңлегендә Мордовия Республикасы һәм Татарстанның Нурлат районы милли ишегаллары тәкъдим ителде. Биредә кунаклар традицион һөнәрләр белән таныша, милли ашлардан авыз итә, шулай ук мордва һәм татар халкының кунакчыллык атмосферасына чума алды, диелә хәбәрдә.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus