Социаль фонд: Россиядә хатын-кызларның уртача пенсиясе ир-атларныкына караганда югарырак
Россиядә хатын-кыз пенсионерлар ир-атларга караганда күбрәк пенсия ала. Бу Россия социаль фондының 2025 елгы мәгълүматларыннан билгеле булды. Бу хакта РИА Новости яза.
Мәгълүматларга караганда, хатын-кызларның пенсиясенең уртача күләме аена 23 249.58 сум тәшкил итә, шул ук вакытта ир-атлар-аена 23 028.33 сум ала. Гомумән Россиядә уртача пенсия күләме 23 175.17 сум дәрәҗәсендә.
Социаль фонд мәгълүматларыннан күренгәнчә, картлык нигезендә 33 379 424 кеше, инвалидлык нигезендә 2 193 963, туендыручысын югалту сәбәпле 1 456 262 кеше пенсия ала. Социаль пенсияләр 3 466 291 россиялегә түләнә.