Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнеханов, эссе булу һәм янгыннар саны арту сәбәпле, иминлек чараларын көчәйтергә кушты

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәте йортында узган республика киңәшмәсендә төбәктә эссе һава торышы урнашу сәбәпле янгыннар һәм суда һәлакәтләр куркынычы артуга игътибар итте. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Оператив хезмәтләр мәгълүматларына караганда, республикада ел башыннан торак фондында 1716 янгын булган — узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 14 процентка күбрәк. Шулай ук 465 ландшафт янгынны очрагы теркәлгән. 62 кеше, шул исәптән 2 бала һәлак булган. 61 кеше зыян күргән.

Миңнеханов урыннарда профилактик эшне көчәйтергә кушты.

«Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бүлекчәләренә, урманнарны янгыннан саклау хезмәтенә, муниципаль берәмлекләр башлыкларына гражданнарның йорт биләмәләрен карап чыгу һәм урман фондын патрульләү, халыкка көнкүрештә һәм табигатьтә янгын иминлеге таләпләре турында мәгълүмат бирү эшен көчәйтергә кирәк. Мич һәм газ җиһазларының, электр үткәргечләренең һәм электр җиһазларының торышына игътибар итү мөһим», - дип билгеләп үтте ул.

Ул авыр тормыш хәлендә булган гаиләләргә аерым игътибар бирергә чакырды. Ул аларга мич җылыткычын һәм электр үткәргечләрен тиешенчә ремонтлауда, янгын турында хәбәр итүче автоном җайланма урнаштыруда ярдәм итәргә кушты.

Су коену сезоны башлану сәбәпле, пляжларны вакытында эшләтеп җибәрү һәм су объектларында контрольне көчәйтү мөһим, дип ассызыклады Миңнеханов.

«Су объектлары янында һәм пляжларда ял итү урыннарында вакытлыча коткару постлары булдырырга кирәк. Республиканың «Суда коткару җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмасы территориаль бүлекчәләре әгъзалары дежур торырга тиеш. Кешеләр җиһазландырылмаган урыннарда һәм исерек хәлдә су коенуга юл куярга ярамый. Шулай ук балалар һәрвакыт зурлар күзәтүендә булу мөһим», – дип ассызыклады ул.

Республика Рәисе Кече үлчәмле суднолар дәүләт инспекциясе белгечләрен су объектларында кече суднолардан файдалану кагыйдәләренең үтәлешенә контрольне көчәйтергә чакырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus