Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Татарстанда ел башыннан «Пушкин картасы» белән 500 меңгә якын билет сатылган

2025 елда «Пушкин картасы» федераль программасын гамәлгә ашыру «Гаилә» илкүләм проектының «Гаилә кыйммәтләре һәм мәдәният инфраструктурасы» федераль проекты кысаларында башкарыла. Әлеге проект 2030 елга кадәр исәпләнгән.

Республикада «Пушкин картасы» программасыннан 333 800 катнашучы файдалана. 2025 елның беренче 4 аенда әлеге карта белән барлыгы 22 миллион сумга якынча 500 мең данә билет сатылган. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.

Татарстан быелның I кварталында сатылган билетлар саны буенча Россия төбәкләре арасында Мәскәүдән генә калышып, 2нче урынны алып тора. Керем күләме буенча – башкала һәм Санкт-Петербургтан соң 3 урында.

Мәгълүм булганча, үткән елның көзендә Мәскәүдә РФ вице-премьеры Татьяна Голикова һәм РФ мәдәният министры Ольга Любимова катнашында беренче тапкыр уздырылган «Пушкин картасы. Премия» тантанасында Татарстан «Пушкин картасы» программасын гамәлгә ашыру буенча иң яхшы төбәкләрнең берсе булып танылды.

«Пушкин картасы» программасына Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин карары белән 2021 елның сентябрендә старт бирелде. Программада 14-22 яшькәчә гражданнар катнашырга хокуклы. Карта балансындагы 5 мең сум акчаны театр, музей, концерт заллары, кино һәм башка мәдәният учреждениеләренә билет сатып алуга тотарга ярый. Бүгенге көндә илдә «Пушкин картасы»ннан файдаланучы кешеләр саны 10,5 миллионнан арта.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus