Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Миңнехановка һәм Мантуровка өр-яңа КАМАЗ машиналарын күрсәттеләр

Россия Хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Денис Мантуров һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыда «КАМАЗ» гавәми акционерлык җәмгыятендә булды.

ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, КамАЗ фәнни-техник үзәгендә беренче вице-премьерга һәм республика башлыгына К5 буынлы югары технологияле өр-яңа автомобильләрне, шулай ук «Атлант» карьер үзбушаткычларын, КамАЗ-6290 водоробусын һәм КамАЗ-53199 («Чистогор») бортлы электр чүп ташу машинасын тәкъдим иттеләр.

КамАЗ физик мөмкинлекләре чикләнгән машина йөртүчеләргә йөк машиналары белән идарә итәргә мөмкинлек бирә торган техник чаралар комплексын тәкъдим итте. Автомобиль машина йөртүчене кабинага күтәрә һәм урнаштыра торган җайланма белән җиһазландырылган. Автомобиль тулысынча руль тәгәрмәче белән идарә ителә. Мантуров Росстандарт белән берлектә Транспорт министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы, шулай ук Сәламәтлек саклау министрлыгына сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән машина йөртүчеләрне махсус җиһазландырылган автомобильләрдә коммерцияле йөк ташуларда эшләү мөмкинлеге белән тәэмин итү мәсьәләсен норматив җайга салуны гамәлгә ашырырга кушты. Мондый чара махсус хәрби операция катнашучылары өчен дә кирәк булырга мөмкин.

Исегезгә төшерик, Денис Мантуров бүген Чаллы шәһәренә нигез салынуга 400 ел һәм беренче «КАМАЗ» йөк автомобиле чыгарылуга 50 ел тулуга әзерләнү һәм аны бәйрәм итүне оештыру комитетының беренче утырышын уздырды.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus