Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

«Чәчү барышы һәм авыл объективта» фотокүргәзмәсендә: Авыл халкын данлый

Тумышы белән Башкортстанның Чакмагыш районыннан булган, әлеге вакытта Ханты-Манси округында яшәүче билгеле җәмәгать эшлеклесе Раушания Исхакова, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы һәм «Интертат» электрон газетасы журналисты Юлай Низаевның фотокүргәзмәсенә карата фикерен әйтте. «Чәчү барышы һәм авыл объективта» фотокүргәзмәсе Татарстан Фотографлар берлегендә ачылды.

«Фотографлар берлегенә күптән барасым, атаклы шәхесләр белән танышасым килә иде. Менә шундый уңайлы очрагы да туры килде: яшь талантлы журналист һәм фоторәссам якташымның күргәзмәсенә шатлык хисләре белән килдем. Танылу яулап килә ул. Нибары 23 яшьтә. Казанда булуым да бик яхшы булды. Өлкән яшьтәге фотографлар да, яшь буын да бар иде. Юлай Низаев – авыл халкын данлаучы якташым. Аның Башкортстанның данлыклы фотографлар династиясе варисы булуын да ассызыклыйсым килә. Фотоларында – гадилек, ихласлык һәм кадрны тота белүе чагыла. Бу күргәзмә авыл халкын данлый», – диде ул.

Шулай ук күргәзмә ачылышы уңаеннан ТР эшмәкәрлекне яклау Фондының Актаныш районындагы төбәк вәкиле, билгеле блогер Алмаз Нурлыев та фикерләре белән уртаклашты. «Горурланабыз, куанабыз. Безнең Актаныш редакциясендә эшләгәндә Юлай бик күп юнәлешләрне алып барды журналистикада. Һәм ул бездә каләмен чарлады, чыныгу алды. Аның казанышларына шатланабыз. Мин уйлавымча басу, авыл темасын чагылдырган, Актаныш уңганнарын күрсәткән әлеге фотокүргәзмәне мөмкин кадәр күбрәк халык күрергә тиеш», – диде ул.

Юлай Низаев – ТР Фотографлар берлеге вәкиле, Татарстанның һәм Россиянең Журналистлар берлеге әгъзасы.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus