Татарстанда йөкле студент кызларга бер тапкыр 100 мең сум түләргә телиләр
Татарстанда көндезге уку формасында укучы йөкле студент кызларга бер тапкыр 100 мең сум түләргә телиләр.
«2025 елның 1 гыйнварыннан башлап йөклелек нигезендә исәпкә баскан һәм көндезге формада белем алучы хатын-кызларга 100 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү билгеләргә», - диелә ТР Министрлар Кабинеты карары проектында. Документ коррупциягә каршы экспертиза сайтында урнаштырылган.
Әмма карар проектында түләү алырга хокуклы хатын-кызларның яшенең түбән чиге күрсәтелмәгән, шулай ук түләү алу өчен студент кызлар нинди уку йортларында (һөнәри белем бирү оешмалары, югары уку йортлары) исәпләнергә тиешлеге язылмаган.