Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Ульяновскида татар авыллары башлыклары 1 нче төбәкара форумга җыелды

Ульяновскида авыл хуҗалыгында эшләүче крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләренең һәм татар авыллары башлыкларының 1 нче төбәкара форумы узды. «Өмет» газетасында И.Инсафовның әлеге форум турында «Фермерлар авылларны яшәтә» дигән язма чыккан.

«Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе һәм Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләүче «Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе» тарафыннан үткәрелгән форумда җитмештән артык милләттәшебез катнашты. Алар арасында Татарстан, Башкортстан, Чувашстан һәм Удмуртиянең милләт җанлы эшмәкәрләре дә бар иде.

Өлкә районнарыннан һәм Россия төбәкләреннән җыелган фермерлар һәм эшмәкәрләр Яңа шәһәрнең Ислам мәдәни-агарту үзәге эшчәнлеге белән таныштылар. Дин нигезләрен һәм татар телен өйрәнү өчен бөтен шартлар да тудырылган әлеге үзәк кунакларда зур соклану тудырды. Аннары аларны үзәкнең конференц-залында форумның пленар утырышы көтә иде.

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин форумда катнашучыларны сәламләп, фермерларга рәхмәт сүзләрен ирештерде.

«Бүген татар авылларын булдыклы, юмарт, татар җанлы эшмәкәрләр, крестьян-фермер хуҗалыклары җитәкчеләре яшәтә. Алар Сабантуй бәйрәмнәре, Татар теле һәм мәдәнияте көннәре үткәрүдә ярдәм итәләр. Мәчетләр һәм мәдрәсәләр төзелешенә үз өлешләрен кертәләр. Шулай ук мәктәпләргә, мәдәният йортларына, китапханәләргә, мохтаҗ кешеләргә һәм күп балалы гаиләләргә булышалар. СВО – махсус хәрби операция зонасына гуманитар ярдәм җыеп озатуда да актив катнашалар»,- диде автономия рәисе.

Ә «Бөтенроссия татар авыллары ассоциациясе» рәисе Фәнир Галимов ана телебез белән милли йолаларыбызның рухи чишмәсе булган татар авылларын саклап калып, тулы канлы тормыш белән яшәтү өчен ташландык хәлдә булган җирләрне эшкәртергә, яшьләр өчен эш урыннары булдырырга, яңа производстволар ачарга, демографик күрсәткечләрне яхшыртырга, чишмәләрне төзекләндерергә, атлар үрчетергә кирәклеген ассызыклады. Пенза өлкәсендә, Чувашстан һәм Мордовия республикаларында гөрләтеп яшәп килгән татар авыллары тәҗрибәсе әнә шул хакта сөйли, диде ул.

Ульяновск өлкәсе татар эшмәкәрләренең «Сембер» оешмасы җитәкчесе Эльмира Алиакберова бизнес-клубның проектлары белән таныштырып үтте. Бөтен көчебезне һәм тырышлыгыбызны куеп, ел саен мөфтият белән берлектә өлкә ифтары оештырабыз, мәчетләр төзелешенә ярдәм итәбез, милли-мәдәни чаралар үткәрүгә үз өлешебезне кертәбез, диде ул.

Аннары Ульяновск өлкәсе фермерлары һәм күрше төбәкләр эшмәкәрләре татар авылларын яшәтүгә юнәлдерелгән проектларда катнашу тәҗрибәсе белән уртаклаштылар.

Форумның икенче өлешендә кунаклар Руслан Кантемиров җитәкчелек иткән «Тимер» компаниясендә һәм Рәфис Айнетдинов әйдәп барган «Абушаев» агрофирмасында, шулай ук шәһәребезнең «Юго-Западный» микрорайонында урнашкан «Ләйли-Җамал» мәчетендә булдылар».

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus