Добавить новость
World News


Новости сегодня

Новости от TheMoneytizer

Казан мэры Татарстан Рәисе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан сайланачак - закон проекты

Казанда шәһәр мэры ТР Рәисе тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан вәкиллекле орган (Казан шәһәр Думасы) тарафыннан сайланачак. Бүген ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты утырышында шул хактагы закон проектын карадылар.

«Закон проекты белән Казан шәһәре муниципаль берәмлеге башлыгы вазифасына кандидатларны Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан алдан карау һәм Казан шәһәре муниципаль берәмлеге вәкиллекле органына тәкъдим итү тәртибе раслана», - диелә аңлатма язуында.

Татарстан башкаласы мэры вазифасына кандидатуралар турында тәкъдимнәрне РФ Дәүләт Думасында һәм ТР Дәүләт Советында тәкъдим ителгән сәяси партияләр, «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы» Ассоциациясе, ТР Иҗтимагый палатасы, «Бөтенроссия җирле үзидарәне үстерү ассоциациясе» кертә алачак.

«Ким дигәндә ике кандидат Татарстан Республикасы Рәисе тарафыннан раслана һәм муниципаль берәмлек башлыгын сайлау өчен вәкиллекле орган каравына тапшырыла», – диелгән документта.

ТР Дәүләт Советының дәүләт төзелеше һәм җирле үзидарә комитеты рәисе Альберт Хәбибуллин докладында билгеләп үткәнчә, закон проекты 2025 елның 20 мартында кабул ителгән 33-ФЗ номерлы Федераль законның («Гавами хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында») 19 маддәсенең 8 өлешен һәм 88 маддәсенең 2 өлешен гамәлгә ашыру максатыннан әзерләнгән.

«Шул рәвешле, территориясе составына Россия Федерациясе субъектының административ үзәге (башкаласы) булган торак пункт кергән муниципаль берәмлек башлыгы югарыда күрсәтелгән маддәнең 2 өлеше нигезендә, муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органы тарафыннан Россия Федерациясе субъектының иң югары вазифаи заты тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан сайлана. Әлеге Федераль законның 19 маддәсе 8 өлеше нигезендә, Россия Федерациясе субъектының югары вазифаи заты тарафыннан муниципаль берәмлек башлыгы вазифасына кандидатларны алдан карау һәм муниципаль берәмлекнең вәкиллекле органына тәкъдим итү тәртибе Россия Федерациясе субъекты законы белән билгеләнә», – дип аңлатты Хәбибуллин.

Комитет закон проектын беренче һәм өченче укылышта кабул итү өчен тавыш бирде.

Читайте на сайте


Smi24.net — ежеминутные новости с ежедневным архивом. Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. Абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть —онлайн с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии. Smi24.net — живые новости в живом эфире! Быстрый поиск от Smi24.net — это не только возможность первым узнать, но и преимущество сообщить срочные новости мгновенно на любом языке мира и быть услышанным тут же. В любую минуту Вы можете добавить свою новость - здесь.




Новости от наших партнёров в Вашем городе

Ria.city
Музыкальные новости
Новости России
Экология в России и мире
Спорт в России и мире
Moscow.media










Топ новостей на этот час

Rss.plus